Апас районы башлыгы тормыш иптәше белән тавыш бирде: “Имин тормыш, якты киләчәк өчен”
Район башлыгы Айрат Җиһаншин сайлауга беренчеләрдән булып тормыш иптәше Гөлназ һәм олы кызы Самира белән килде. Ул мәдәният йортында урнашкан 879 нчы сайлау участогында гражданлык бурычын үтәде.