9 февраль 2015 яңалыклары
-
Апаста “Сыйныф җитәкчесе – 2015” не билгеләделәр
6 февральдә Апас урта мәктәбендә "Сыйныф җитәкчесе - 2015" бәйгесе узды. Беренче турдан узган 9 сыйныф җитәкчесе көч сынашты биредә. Көне буе дәвам иткән бәйгедән соң иң күп балл җыеп Бакырчы мәктәбе укытучысы Лилия Мөхәммәтҗанова җиңүче булып танылды. Калган сыйныф җитәкчеләре дә төрле номинацияләр буенча билгеләп үтелделәр.
-
Прокурорлар Апас бозында очрашты
7 февральдә Апас районы башлыгы Рәшид Заһидуллин Татарстан прокуроры Илдус Нәфиков белән очрашты. Эшлекле сөйләшүләрдән соң алар Апас «Алтын алка» Боз Сараенда Татарстан Прокуратурасы идарәсе һәм шәһәр, район прокуратуралары вәкилләре катнашында узган зур хоккей турнирында тамашачы буларак катнаштылар. -Бу спорт бәйрәменең рәсми статусы-Татарстан прокуратурасы органнары хезмәткәрләренең хоккей буенча беренче турниры...