9 июль 2014 яңалыклары
-
“Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды
8 июльдә ил күләмендә билгеләнеп үтелгән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Чирмешән авылы мәдәният йортында эчтәлекле кичә үтте. Тантананың төп геройлары - бер-берсенә булган мәхәббәтләренә 59 ел дәвамында тугры калган, 3 бала тәрбияләп үстергән Равил һәм Наилә Ибраһимовлар иде. Аларга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды.
-
Апаста яңа гаилә коручыларга район башлыгы котлавы һәм истәлекле бүләк биреләчәк
Әлеге котлау һәм истәлекле бүләккә беренчеләрдән булып Көлкәш авылы егете Дамир Мурзин белән Чәтбаш авылы кызы Наилә Нәҗмиевалар ия булды. Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова яшь парларны район Советы һәм башкарма комитеты, район башлыгы исеменнән никахлашу көннәре белән котлады. Районда үрнәк, тату гаилә булып яшәүләрен теләде. - Ун ел очрашып...