Апаслылар һәр чәршәмбе кичендә күңелле ялга җыела
"Зәлидә"не кем белә? "Йөзек салыш" уенын кем хәтерли? Килсәгез-белмәгәнне өйрәтерләр, белүчене биетерләр!
Апаста яңа гына ачылган ЗАГС бинасы каршында һәр чәршәмбедә кичке җиденче яртыдан тугызга кадәр "Зәлидә"халык уеннары оештырыла. Беренчесе 29 июльдә үтте. Һәркемгә рәхәтләнеп күңел ачырга, җырларга-биергә, төрле конкурсларда катнашырга мөмкин. Кайнар чәй-коймаклы, баллы табын янында җиңелчә тамак ялгап...