9 август 2016 яңалыклары
-
Апас кырында – яшь комбайнчылар
"Свияга" берләшмәсенең Йомралы бүлекчәсендә яшь көчләр урып-җыю эшләрендә зур өлеш кертә. Булат Габитов, Ленар Хәмидуллин, Раил Гашыйгуллинның күрсәткечләре дә югары. Алар кыр премияләренә дә лаек булдылар һәм район башлыгы кулыннан акчалата бүләк алдылар.
-
Сыналган ысул үзен һәрчак аклый
Быелгы һава шартлары уҗым культураларының тотрыклы уңыш бирергә сәләтле булуын күрсәтте. Көзге арыш-бодайның уртача уңышы гектардан 35 центнердан ким булмады. Яңа, сыналган сортлар белән эшләү, төгәл агротехнология үзен әнә шулай аклый. Быел да районда көзге уҗымга 13 мең гектар мәйдан биреләчәк. Беренче булып районда көзге чәчүне агрофирманың Балтай бүлекчәсендә башладылар,-ди...
-
Тәүгелде авылында гомер итүче Фәүзия әби Сәгъдиева 90 яшьлек күркәм юбилеен каршылады
Фәүзия әбине күркәм гомер бәйрәме, туган көне белән котларга Апас район башлыгының урынбасары Марат Нуриев һәм Бакырчы авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев килгәннәр иде. Алар юбилярга Рәсәй президентының Котлау Хатын һәм район башлыгы бүләге белән чәчәк бәйләмен тапшырды. Фәүзия әби зур тормыш сынауларын узган. Яшүсмер чагында сугыш башланып китеп эшкә...
-
Апаста Кызыл туй!
Апас егете Илнар Гатауллин һәм Буа районы кызы Зөһрә Хәертдинова районның ЗАГС бүлегендә никахларын рәсмиләштерде. Яшьләр киләчәктә районда төпләнеп калып, туган төбәгебезнең үсеше өчен өлеш кертәчәк. Яшәгез матур пар булып, Икегез бер җан булып, Күршеләргә үрнәк гаилә, Дуслар өчен дан булып, Изге мәхәббәт хисләрен Вакламыйча саклагыз. Тормыш дигән олы юлдан...
-
Призны кырдан эзлә
Быел Татарстан Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге министрлыгы Каратунда үткәргән республика ДПО отрядлары конкурсында апаслылар җиңгәнлеген без язган идек инде. Төп приз- "ЗИЛ" янгын сүндерү машинасы Болгаер ирекле янгынннан саклану дружинасына китте. Элеккеге, бик искергән, "ГАЗ-56" шассиена монтажланган янгын машинасын исә капиталь ремонтка озату күздә тотыла. Болгаер өстәмә пост-депосы...
-
Апас үзәк паркы ачылышына озак вакыт калмады!
Апас үзәк паркында реконструкция эшләре тәмамланып килә. Соңгы көннәрдә төсле фонтан бассейн-күл ярларына яңа утыргычлар монтажланды, клумбаларга төрле чәчәкләр утыртылды, туя агачлары бульвары яңартылды. Берничә урында яңа тротуарлар, инеш аша култыксалы тимер-бетон күперләр салынды. Быел төзелгән заманча балалар ял-спорт мәйданчыгы, велоюл, роликлы тимераякта йөрү трассасы читләренә 1 йөзгә якын җир...
-
Мин-әтидән, улым-миннән күреп
-Мине эшкә әти өйрәтте. Династия диюләре шулдыр күрәсең, инде улым минем белән беррәттән эшләрлек булып үсеп җитте,-дип каршылады безне быелгы уракта беренче 10000 центнер ашлык суктырып алган гаилә экипажы башлыгы Илфат Сәмигуллин. Әти белән улына тантаналы итеп кыр премиясен агрофирма җитәкчесе Марат Хәсәнов белән район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс...