12 декабрь 2016 яңалыклары
-
Буран гаеплеме, шофермы?
Кышкы буран "Лада Гранта" машинасы хуҗасына күңелсезлекләр алып килде. Ындырчы авылы янәшәсендәге юлда, аның машинасы уйнаклап китеп, юл билгесенә барып бәрелә. Нәтиҗәдә, рульдәге кешегә штраф та түләргә, машинасын да төзекләндерергә туры килә. Икеләтә чыгым. Бәхеткә үзе сау-сәламәт. Юлларда игътибарлы һәм сак булыгыз!
-
Апаста ике көндә ике исерек
Район ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан, шимбә-якшәмбе көннәрендә юл кагыйдәсен санламаучы 20 транспортчы тоткарланган. Ике райондаш руль артына аек булмаган хәлдә утырганнар. Правасыз йөрүче ике "батыр" бар. Шулай ук иминлек каешын эләктермәүче, баласын махсус утыргычка утыртмаучы, каршы як полосага чыгучы шоферлар да тиешле җәзасын алачак.
-
Тән температурасы күтәрелеп мөрәҗәгать итүчеләр арта
Апас үзәк хастаханәсенең "Ашыгыч ярдәм" бүлегеннән хәбәр итүләренчә, кан басымы күтәрелү сәбәпле мөрәҗәгать итүчеләр кимеми. Шул ук вакытта тән температурасы күтәрелү очраклары арта бара икән. Атнаның беренче көнендә аларны 2 кеше йөрәк-кан басымы авырулары белән, өч кеше температура күтәрелүдән ярдәм сорап чакырткан.
-
Алинәгә бүләк – планшет
Апас мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Алинә Комиссарова распубликакүләм үткәрелгән "Тормыш бүләк ит - донор бул" хәйрия фонды үткәргән "Иң яхшы рәсем" конкурсында җиңеп Диплом лаек булды, планшет белән бүләкләнде. Ул шулай ук "Татарстан талантлары" дип исемләнгән рәсем конкурсында да җиңү яңлап икенче дәрәҗә Дипломга лаек булды. Молодец, Алинә! Гөлзада Гатауллина....
-
Апас мәктәбендә көрәшчеләр бил алышты
Апас мәктәбе спортзалында мәктәп укучылары арасында милли көрәш буенча район спартакиадасы узды. Биредә 80 укучы көч сынашты. Урта мәктәпләр арасында Апас, Аграр көллият, Каратун мәктәпләре, тугызеллыклар арасында Апас, Чурибураш, Кызылтау мәктәп командалары призлы урыннар алдылар. Гөлзада Гатауллина. Автор фотолары. Тулырак язма газетада.
-
Апаста Мәүлид ашы узды
Якшәмбе көнне ак яулыклы апалар, чигелгән түбәтәйле абыйлар Апас ресторанына Мәүлид ашына җыйналды. Табын артына барлыгы 140тан артык райондашыбыз утырды. Лилия Зәйнуллина җитәкчелегендәге коллектив аграр көллият, Заготзерно, "Свияга"агрофирмасы, "Гүзәл" кибете, "Кайнар икмәк" оешмалары ярдәме белән искитмәле, сый-нигъмәттән сыгылып торган табын әзерләгәннәр. Мәҗлескә килгән дин кардәшләрне республика кунагы "Ак Барс" банк...