13 август 2017 яңалыклары
-
Кыр корабларына ягулык ташучы Рәис Нигъмәтҗанов
Чирмешән авылыннан Рәис Нигъмәтҗанов комбайннарга, машиналарга эш урыннарына килеп ягулык сала. - Биш ел әлеге машинада эшлим. Тәүлек әйләнәсе ягулык белән тәэмин итеп торам. Ягулык белән өзеклек булганы юк әле, - ди Рәис абый.
-
Борнашның яшь механизаторы
Басуларда игеннәрне җыеп алып, саламнарын ташып урнаштырып баралар. Артларыннан җир сөрү эшләренә дә керешкәннәр. Борнаш авылы егете Фидаил Җәләлиев Әҗем кырында җир сөрә. - Аграр көллиятне тәмамлап туган авылыма эшкә кайттым. Җиденче сезон эшлим. Иртәдән-кичкә кадәр җиде-сигез гектар җир сөреп көзге чәчүгә әзерләп куябыз, - ди яшь механизатор.
-
Апаста яшь гаиләләр арта
Апас егете Данис Гатиятуллин һәм Альбина Галимҗанова парлы гаилә юлына аяк басты. Яшьлэр районнын ЗАГС булегендэ кавышуларын рәсмиләштерде һәм Кызыл туйларын билгеләп узды. Гатиятуллиннар гаиләсенә сүнмәс, сүрелмәс мәхәббәт, тигез, тату тормыш телибез.