14 август 2022 яңалыклары
-
Тәмәке ярый, намаз ярамый
Хөкүмәтнең теләсә-кайда тәмәке тартуны тыйган законы гамәлгә кергәч, беренче эш итеп, җәмәгать урыннарында тарту тыела дигән плакат-язулар элделәр. Мин эшләгән предприятиедә, мәсәлән, завод проходное алдындарак автобус тукталышы павильоны тибындагы нәрсә әмәлләп, тарту урыны дигән язу һәм чүп савыты куйдылар. Хәзер эштән чыккан кеше тукталышка кадәр тәмәке көйрәтеп бармаска, ә шушы урында тартырга тиеш. Һәм, әйтергә кирәк, бу урын тәмәкечеләрнең күңеленә хуш килде бугай, аннан кеше өзелми диярлек. Дөрес, матбугаттан ерак торганнар моны үзенчә кабул итте: күрдегезме, җитәкчелек тәмәке тартучылар турында ничек кайгырта, янәсе! Шулай булмыйни дип каршы төшә алмыйм, чөнки бу дөреслеккә туры килә. “Организм ияләнгән бит, тартасы килә кешенең”, – диләр.
-
“Әллә бергә буласызмы, кызым?”
Улым йөргән кызын өебезгә чакыргач, йөрәгемә әллә нәрсә булды. Дарулар эчеп кенә әзрәк хәл ала алдым. Безгә кунакка киләсе Миләүшә авылыбызда фельдшер булып эшли. Кан басымым күтәрелгәндә, үзем дә аңардан дарулар алам. Ул безнең авылга училище тәмамлагач килде. Аңа кадәр эшләгән Халисә пенсиягә киткән ел иде бу.
-
Апаста салмыш шоферны зур штрафлар көтә
Исерткеч эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручы машина йөртүчеләрне ачыклау, юлларда хәвеф-хәтәрләргә юл куймау максатыннан рейдлар дәвам итә.
-
“Элеккене искә төшерсәм, хәзергегә сөенеп бетә алмыйм”
Авылыбызда яхшы, тырыш, булдыклы кешеләр яши. Бүген шундыйларның берсе – Гыйниятуллин Рафис абый белән тулырак таныштырыйм әле. Ул минем урамдашым, өйләре бездән ерак түгел. Мин 14 яшьтә укырга киттем. Бер чыгып киткәч, авылга төп йортка хәл белергә генә кереп чыгасың. Башкалар тормышы белән кызыксынырга вакыт булмый. Һәркем үз юлын үтә. Менә, олыгаеп беткәч, Рафис абыйның тормышы белән танышырга насыйп итте. Шул чор балаларының күбесе кебек ул да искиткеч гыйбрәтле, авыр юл үткән икән.
-
Шыгай клубы – матурлык үрнәге
Шыгай авылы клубы төзеклеге белән дә, тирә-юненең матурлыгы, пөхтәлеге белән дә аерылып тора.
-
Апаста «Геройлар паркы» проекты кысаларында өмә үтте
Районда «Геройлар паркы» җирле партия проекты кысаларында өмә узды.
-
Апасның «Форпост” яшьләр оешмасы җиңүче
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең муниципаль автоном һәм бюджет учреждениеләренә грантлар бәйгесендә җиңүчеләргә сертификатлар тапшыру тантанасы булды.
-
Ни өчен кәбестәгә шикәр сиробы яисә кайнатмадан ясалган морс сиптерәләр?
Кайбер бакчачылар кәбестә кортларына каршы көрәштә көчле химия куллана. Ә кайберәүләр кортлар күпләп үрчи башлаганчы ук хәйләле ысуллар эзли. Бу хакта киңәшләр сайтында языла.
-
Нинди фатир алу акча ягыннан отышлы була?
Фатир алырга мөмкинлегегез булса, аны озакка сузмау хәерле. Бу турыда «Прайм» агентлыгына Accent Capita инвестицион анализ төркеме җитәкчесе Игорь Талалов сөйләгән.
-
Кардиолог күкрәк тирәсе авыртканда эшләргә ярамаган гамәлләрне әйтте
Кардиолог Ольга Савонина күкрәк тирәсе авыртканда эшләргә ярамый торган гамәлләрне санап үтте. Белгечнең киңәшләрен «Доктор Питер» порталы язып чыккан. РИА Новости шул турыда хәбәр итә.
-
Нинди ризыклар шешендерә, кайсылары шешне бетерә?
Дөрес тукланмаган очракта, кеше шешенергә мөмкин. Табиб-гастроэнтеролог Алина Еникеева сүзләренчә, зарарлы ризыклар – беренче чиратта, углеводлы ризыклар. Боларга баллы тәм-томнар, камыр ризыклары, ипи керә. Аларда гликоген дигән матдә була, аның бер граммы өч грамм сыеклык туплый. Бу турыда «Челнинские известия» яза.
-
Мул уңыш һәм ризык сорап укыла торган дога
Мул уңыш һәм ризык сорап түбәндәге догаларны укырга кирәк. Әлеге дога «Нур Татар» сайтында чыкты.
-
Кофеның фигурага зыяны бармы?
Кофе шактый калориялы эчемлек булырга мөмкин һәм фигурага тискәре йогынты ясый ала. Бу хакта диетолог-кардиолог Юлия Панова сөйләде, дип яза РИА Новости.
-
Яңгырсыз эсселек тагын күпме дәвам итәчәк: гөмбә, бал, көзге уңышка синоптик фаразы
Татарстанда аномаль эсселек аркасында урманнарга керүне тыйдылар. «Татар-информ» эсселекнең күпме дәвам итүе, аның һава һәм сулыкларга нинди йогынты ясавы турында белгечләрдән белеште.
-
Апаста кабат “Тоннель” уза
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре кабат юлларда кагыйдә бозучыларны ачыклый.