18 май 2016 яңалыклары
-
Профессор якташыбыз очрашуга кайтты
18 май - Халыкара музейлар көне уңаеннан Рәмис Ногманов җитәкчелегендәге Апас туган якны өйрәнү музеенда якташыбыз, Казан Федераль Университетының тарих фәннәре докторы, профессор, Санкт-Петербургтагы хәрби-тарихи фәннәр Академиясенең гамәлдәге әгъзасы Габдрахман Хафизов белән "Үткәннәрдә эзебез бар" дип исемләнгән очрашу булды. Әҗем авылында туып үскән Габдрахман Хафизовның авыллар тарихына багышланган шактый китаплары,...
-
Әби-бабай гына түгел алар!
Район үзәге ветераннар Советы үзенең чираттагы утырышында Апас ветераннар клубы төзү турындагы тәкъдимне карады. Әлегә кадәр Апаста эшләп килгән ветераннарның "Садә", "Сердәш", "Ак калфак", "Тылсымлы энә", "Тынгысызлар" һәм башка исемле коллективлар эше дә тукталмый. Ветераннар клубы алар иҗатын берләштереп, өлкәннәребезнең мәнфәгатен дәүләт органнарында яклау, ярдәм итүгә алыначак. -Узган елгы эш...
-
Юбилей турнирына Каратунга күп кунаклар килде
Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең бокс секциясе моннан 15 ел элек ачылды. 2001 елда биредә беренче зур районара турнир үтте. Шул чорда Каратун мәктәбендә урнашкан ригнгта, күнегүләр залында 500 гә якын бала беләкләрен ныгытты. Секция җитәкчесе, ул ачылганнан башлап алыштыргысыз тренер Данис Хәкимов кулы астында өч спорт мастерлыгына кандидат...
-
Кем чиратта тора анда?..
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үткән видеокиңәшмәдә район башлыгы Рәшид Заһидуллин идән асты шартларында алкогольле эчемлекләр әзерләп кәсеп итүчеләр, кайдандыр канистралы спиртлы катнашма кайтарып. өй шартларында ялган аракы җитештерүчеләр белән көрәшне көчәйтергә чакырды. Кибетләрдәге ЕГАИС системасы 1 июльдән РАР мәҗбүри электрон челтәргә тоташырга, сатылган һәр шешә алкогольле эчемлек шешәсе...