19 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Апаслар Буада зона КВН уеннарында икенче урынга лаек булды
Каратун һәм Иске Йомралы яшьләрен берләштергән Апас районы КВН командасы Буада зона уеннарында катнашты. 7 команда арасында алар лаеклы чыгыш ясады. Сәламләү, сорауларга җавап бирү, музыкаль сәлам сынауларында сынатмадылар. Жюри һәм җанатарлар апаслыларны алкышларга күмде. Нәтиҗәдә, Апасның "Татарлар 24/7" командасы икенче урынга лаек булды һәм 7 февральдә Казанда узачак КВН...
-
Районның кече авылларына махсус автолавка йөри
Районыбызның 9 кече авылында кибетләр юк. Эшмәкәрләргә анда кибет тоту файдалы түгел. Район хакимияте карары буенча бу авылларга Апастан махсус автолавка йөри һәм кече авылларда яшәүче халыкка күчмә сәүдә хезмәте күрсәтә. -Ай саен шушы бер автотранспорт-көпчәкле күчмә сәүдә ноктасы аша без халыкка уртача 350-400 мең сумлык азык төлек һәм башка...
-
Һәр мизгелнең тарихта эзе кала
Апас районы Олы Болгаер җирлегендә кендек каны тамган якташлар, авылдашларның, дус туганнарның очрашып-күрешүләре, хәтерне барлап, үткәннәрне яңартулары матур гадәткә кергән. Тумышы белән шушы авылдан булган, Биектауда гомер итүче игелекле олы шәхес, эшкуар Әнсар Галиев ел саен әнә шулай авылдашлары белән очраша. Очрашыр өчен сәбәпләр дә чыгып тора. Быел да ул...
-
Апаска данлыклы якташыбыз Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская килде
Әлфия Айдарская бер төркем туганнары, дуслары белән берлектә Апас районына кунакка кайтты. Алар иң элек Сатмыш авылына тукталдылар. Китапханәгә китапларын бүләк иткәннән соң, Тутай авылында урнашкан Сара Садыйкова музеенда кунак булдылар. Һәр экспонатны күздән кичереп, һәрберсенең тарихына тукталып, үткәннәрне барладылар. Шулай ук музейга китаплар бүләк ителде. Башкала кунакларын Апас туган...
-
Күкшем авылыннан Сафура апага 80 яшь
Күкшем авылында яшәүче Динмөхәмәтова Сафура апа бүген 80 яшьлек олуг юбилеен каршылый. Тутай авыл җирлеге башлыгы Наилә Насретдинова, клуб хезмәткәре Наилә Бикмучева, фельдшер Галимова Рузия юбилярны Котлап бүләкләр тапшырдылар.
-
Табигать һәм без
Апас аучылык хуҗалыгы белгечләре, егерьлар һәм дәүләт ау инспекторы Дмитрий Тараканов бу көннәрдә басу-кырлардан кайтып кермиләр, диярлек. Январь-февраль айларында алар барлыгы 10 кышкы маршрутка чыгып, район территориясендә тереклек итүче киек җанварлар, кош-кортларның яшәү биләмәләрен, баш санын санап-билгелиләр. Редакциябез кунагы Дмитрий Таракановка берничә сорау бирдек: - Кышын киек җанварлар турында кайгырту...
-
Казахстанда күпләп кеше үлеменә китергән һәлакәтнең сәбәпләре аталды
52 кеше үзгәртеп корылган тәрәзәләр, бикләнеп калган ишекләр һәм бакларда ягулыкның күп булуы аркасында салоннан чыга алмаган. Казахстанның Актүбә өлкәсе юлында янган автобустан бикләнеп калган ишекләр чыгарга мөмкинлек бирмәгән. Бу хакта "Казахстан Sputnik" агентлыгына Актүбә өлкәсе Эчке сәясәт идарәсе хезмәткәре Виталий Синев җиткергән. Аның мәгълүматлары буенча, автобус туктагач йөртүчеләре аннан...