20 февраль 2017 яңалыклары
-
Үзем гаепле...(хикәя)
Илнур үзенә урын таба алмады. Әрле-бирле йөрде. Йортның инде бар чатын да өйрәнеп бетте дип әйтергә була. Тынгысыз җанын кая куярга белмәде ул. Ничә еллар узса да, барда искә төшә икән дә, барда җанны, күңелне телгәләп тора икән. Яшь чакта олылар сүзенә колак салмыйбыз шул. Аларның үз мәнфәгатьләре дип кенә...
-
Дәвеш сәхнәсе бәйрәм көннәрендә буш тормаячак
Дәвеш авыл Мәдәният йорты директоры Рания Гобәйдуллина 23 февраль-Ватан сакчылары көне уңаеннан авыл халкы, мәктәп укучылары белән бергә зур мәдәни-ял-спорт чаралары программасы әзерләнүен хәбәр итә. -Сәхнәбездә бик еш чыгыш ясаучы Гөлгенә апа Исмәгыйлова, Фәһимә апа Хәсәнова, әниле-кызлы Гүзәлия белән Алия Латыйпова, Рания Халиуллина, Фәхри абый Закиров, Хәлим абый Садриев чыгышларын...
-
Игътибар, кырыкалдарларның яңа ысулы
Республикада кешеләрнең шәхси мәгълүматларын алу максаты белән шылтырату очраклары теркәлгән. Апас районының пенсия фонды кисәтә: пенсия фонды хезмәткәрләре СНИЛС номерын тикшерү, банк картасы реквизитларын ачыклау максатыннан шалтыратулар ясамый. Хезмәткәрләр кешеләрнең өйләренә бармый, фатирларны тикшерми, пенсия төрләре турында мәгълуматлар белән йорттан-йортка йөрми. Барлык эшләр дә Пенсия фонды бүлегенең "Клиент хезмәте"ндә башкарыла....
-
Зур Күккүз балалары китапханәдә кунакта
Зур Күккүз балалар бакчасы нәниләре 21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан, тәрбияче Зөлфия Җиһаншина белән берлектә авыл китапханәсенә сәяхәт кылдылар. Биредә китапханәче Галия Җәләлиева балалар өчен бик кызыклы чара әзерләгән иде. "Туган телебезне яратырга, сакларга кирәк. Кече яшьтән үк китаплар белән дус булыгыз", - диде ул үз чыгышында....
-
Апас районы суды залыннан
1968 елда туган И. ның 20 елга якын гомере рәшәткә артында үткән. Соңгы суд ( анысы Апаста 2000 елның 11 декабрендә булды) хөкем карары буенча ул кылган җинаяте өчен Закон тарафыннан 12 елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде. Җәза вакытын тулысынча үтеп, туган авылына әйләнеп кайткач аның өстеннән административ күзәтү чарасы...
-
Апаста бәйрәм көннәрендә нинди спорт уеннары булачак?
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район спорт һәм яшьләр эше комитеты айлык спорт чаралары программасы нигезендә махсус график-календарь әзерләде. 20 февральдә "Дулкын" бассейнында Апас мәктәбе укучылары үз яшьләренә карап ГТО нормативларына тест үттеләр. 21-22 февральдә Биеш мәктәбендә мини-футбол буенча район хәрби комиссариаты приз-кубокларына үтәчәк турнирда мәктәп командалары арасында җиңүчеләрне ачыклаячаклар. 23...
-
Апас егете Ильяс җиңеп кайтты
"Татавтодор" оешмасы хезмәткәрләре Саба районында уздырылган чаңгы ярышларында катнаштылар. Апас егете Мусаев Ильяс III урынны яулап кайтып хезмәттәшләрен, гаиләсен, туганнарын шатландырды. Тырыш егет эшендә дә, ярышларда да сынатмый. Котлыйбыз Ильяс!