20 июль 2017 яңалыклары
-
“Садә“ләр Биектауга җыена
22 июль көнне "Садә" вокал ансамбле Биектау Сабан туена чакырулы. Алар үзләренең чыгышлары белән Казан арты тамашачысын шаккаттырырга җыеналар. Уңышлар, сезгә, картаймас йөрәкле ветераннар!
-
Югары Акхуҗада Питрау бәйрәме
22 июль - шимбә көнне Югары Акхуҗа авылында Питрау бәйрәме була. Башлана 18.00 сәгатьтә. Бәйрәмгә киң күңел ачу программасы әзерләнә. Сез дә катнашыгыз!
-
Урта Балтайдан Шәриф бабайга 90 яшь тулды
Урта Балтай авылында гомер итүче Шәриф бабай Хәбибуллин күркәм юбилеен каршылады. Аны олуг бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Марат Нуриев тәбрикләп Рәсәй Президентының Котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк тапшырды. Балтай авыл җирлеге башлыгы Рифкать Хәбибуллин да изге теләкләре белән күчтәнәчләрен ирештерде. Тулырак язма газетада. Гөлзада...
-
Апас мәдәният йортында хәйрия концерты
Үтәмештә яшәүче кечкенә сабый Данил Әхмәтҗановка ярдәм йөзеннән 3 августта узучы Хәйрия концерта килеп, аз булса да үз өлешегезне кертә аласыз.
-
Апаста “Чиста яр буе” акциясе бара
"Чиста яр буе" акциясе кысаларында районның үзәк китапханә хезмәткәрләре Апас плотнасы тирәсен чистарта, чүп-чардан арындыра.
-
Кызыл Тау – гармунчылар җирлеге
Районда гармунчылар фестивале дәвам итә. Чираттагы кичә Кызыл тау мәдәният йортында узды. Кызыл Тау, Чәтбаш, Көлкәштә гомер итүче һәм биредә туып-үсеп, бүгенге көндә Апаста гомер итүче гармун моңына гашыйк авылдашлар бер сәхнәдә очрашты.
-
Татар Пучинкәсенә юл салына
Районда юллар төзелеше дәвам итә. Бу көннәрдә федераль программа нигезендә Татар Пучинкәсе авылына каты өслекле юл салына. Эш халык соравы буенча башкарыла. Юл клуб яныннан башлана һәм Ишеево торак пункты күпере аша үтеп, Идрәз авылы башындагы үзәк асфальт юлга тоташа. Биредә "Татавтодор" оешмасының Апас филиалы хезмәткәрләре эшли. Юл мастеры Шамил...