Эшкә киткән көч икеләтә кайтыр
Әлмәндәр берләшмәсенең Болгаер бүлекчәсе комбайнчысы Айрат Шәйхетдинов узган ел "Класс" комбайнында иң күп иген суктырып район буенча беренчелекне алган иде. "Быелгы уракка да бик тырышып хәзерләндек, ярдәмчем Раил Миннебаев яшь булса да кулыннан эш килә. Кызыксындыру чаралары да бар, эшеңнең нәтиҗәсе күренгәч, басуга килеп хөрмәтләп торгач, барлык шартлар да булгач...