Апасның 53 мәчетендә дә Корбан гаете үтте
- Быелгы Гает гаҗәеп дәрәҗәдә оешканрак төстә һәм күләмлерәк булып үтте, - ди район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев. -Шөкер, районыбыздагы 53 мәчетнең һәркайсының ишекләре ачык иде. Аларга халык күпләп килде. Бик матур вәгазьләр вә азан тавышлары, Коръән сүрәләре, догалар авылларыбыз күгенә, күңелләребез түренә иман нуры таратты, тынычлык, сабырлык һәм милләтара...