Иң гүзәл кеше
Җир йөзендә хөрмәткә лаек булган һөнәрләрнең берсе-укытучы һөнәре. Һәр кешенең иң матур балачак хатирәләре, шатлык - борчулары, дулкынлану хисләре, уңышлары, хаталары - һәммәсе дә мәктәп еллары һәм укытучы белән бәйле. Кызыксыну тулы күзләреңне елтыратып, беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керәсең. Ә синең каршыңда мөлаем карашлы беренче укытучың басып тора. Шул...