Апаста ялган аракы сатучы кисәтү буенча рейдлар бара
-Узган атнада район эчке эшләр бүлеге, "Госалкоголь", кулланучылар хокукларын яклау инспекторлары катнашында Сатмыш, Иске Йомралы, Акхуҗа, Ишеево, Черкен авыл җирлекләрендә законнар үтәлеше, чисталык мәсьәләләре тикшерелде. Беррәттән сәүдә нокталарында товар ассортименты, прейскурантлар белән дә таныштык,-ди район административ комиссиясе рәисе Шамил Гаффаров. Бер үк вакытта ул районның кулланучылар хокукларын яклау, алкогольнең законсыз...