"Йолдыз" газетасы - Апас районы
Район үзәк хастаханәсенең тукталышында "Форд" шоферы янәшәдә туктап торган машинаны бәрдерә һәм вакыйга урыныннан китеп бара. Юл сакчылары тиз арада аның эзенә төшә һәм җаваплылыкка тарта. Сак һәм игътибарлы булыгыз!
Бүген районның ЗАГС бүлегендә яңа гаилә теркәлде. Теләче егете Риназ Әминов белән Әлмәндәр авылы кызы Рәзилә Камалиева парлы гаилә юлына аяк басты. Яшьләргә саф мәхәббәт, тигез һәм озын гаилә юлы телибез.
Үзәк парк көннән-көн матурлана. Бу көннәрдә анда чәчәк утырту эшләре бара. Әлеге эшкә мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре дә бик теләп кушылды.
0