22 июнь – хәтер һәм кайгы көне
Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. Канкойгыч сугыш 1418 көн һәм төн дәвам иткән. Моннан 80 ел элек тыныч тормышта яшәүче халыкка туган Ватаныбызда яшәү хокукын яклау өчен кулларына корал алырга туры килә. Җиңү зур югалтулар, ачы язмышлар бәясе белән яулап алынды.