22 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Апас борылышында юл һәлакәте
Бу көннәрдә Казан-Ульян юлында, Апас борылышы тирәсендә «ВАЗ-2107» машинасы «Шевроле нива" белән бәрелешә. Сәбәбе "җиделе"нең үзәк юл уртасында борылыш ясавы дип фаразлана. Нәтиҗәдә ике машинага да зыян килә. Бәхеткә, беркемнең дә сәламәтлегенә зыян килмәгән.
-
Шартлау куркынычы булган самолет тиз арада төшеп утырган
Төркия авиакомпаниясе самолеты ашыгыч рәвештә төшеп утырырга мәҗбүр булган. Airbus A330 очкычы төркиянең Turkish Airlines авиакомпаниясенә караган. Аның Нью-Йорктан Истанбулга очышы булган. Шартлау куркынычы турында хәбәр ителгәч, самолет Галифакс шәһәре аэропортына төшеп утырган. Пассажирлар зыян күрмәгән, дип хәбәр итә "Газета. ru". Гадәттән тыш хәл булган урында коткару хезмәтләре эшли. Чыганак:intertat.ru.