26 май 2019 яңалыклары
-
Республика эшмәкәрләренең XI велосипедчылар марафоны Апаста тәмамланды
Эшмәкәрләр көне уңаеннан, әлеге өлкәдә эшләүчеләргә күтәренке рух бүләк итү, эшмәкәрлекне үстерү һәм сәламәт яшәү рәвешенә өндәү максатыннан оешкан велосипедчылар марафоны Апас җирлегенә килде.
-
Каратунның "Гөлчәчәк" балалар бакчасы нәниләрен белем иленә озатты
Бакча белән саубуллашу кичәсенә әти-әниләр, дәү әниләр килгән иде. Балалар матур итеп шигырьләр сөйләделәр, биюләр, җырлар башкардылар.
-
Апас балалары “Мәдәни көндәлек“ проекты җиңүчеләре
Ел дәвамында мәдәни чараларда катнашкан, тарихи урыннарда, музейларда еш булган, “Мәдәни көндәлек“ләрен иң актив тутырган укучылар Казан шәһәрендә бүләкләү тантанасында катнаштылар.
-
Биеш һәм Йомралы авылы клубларында тавыш бирүчеләрне җыр-моң, коймак-чәй белән каршы алдылар
Биеш клубы иртәдән үк җыр-моңга күмелде. Тавыш бирергә килгән һәрберсе тәмле коймактан, кайнар чәйдән авыз итте.
-
Апас мәдәният йортында иртәнге сәгатьләрдә үк зур чират хасил булды
Район мәдәният йортында урнашкан 16.010.01 номерлы санау участогына халык күпләп килде.
-
Апас районы башлыгы Рәшид Заһидуллин праймеризда катнашты
Бүген Татарстанда, шулай ук Апас районында да “Бердәм Россия” партиясенең 6 чакырылыш Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларны сайлап алу буенча алдан тавыш бирү узды.
-
"Ләйсән" бакчасы кошчыкларын очырды
Свияжный бистәсенең "Ләйсән" балалар бакчасы 16 кошчыгын белем дөньясына озатты.
-
Шәйхетдиновлар нәселе авылдашларына зур бүләк ясады
Олы Бакырчы авылының соңгы ике-өч елда шактый күркәмләнгән, киңәйгән мәчетендә Ифтар табынына кырык ир-ат килде.