27 апрель 2024 яңалыклары
-
Апаста аграр көллият студентлары «Туган тел»не җырлый
26 апрель- татар халкының яраткан шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан бүген Апас аграр көллиятендә шигырь бәйрәм үтте.
-
Районда шикәр чөгендере чәчү эше башланды
«АпасМол» агрофирмасының Горбунов бүлекчәсе хезмәтчәннәре 17 апрель көнне кереште. Быел биредә 1220 гектар мәйданда шикәр чөгендере чәчү планлаштырыла.
-
Апаста йөзү буенча ярышлар узды
«Дельфин» бассейнында район оешмалары хезмәткәрләренең 2024 елгы Спартакиадасы кысаларында, район оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре арасында йөзү буенча ярышлар узды.
-
Олы Бакырчы мәктәбе - җиңүче
26 нчы апрель, Туган тел көне уңаеннан үткән республикакүләм «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә катнашып Шәүкәт Галиев исемендәге Олы Бакырчы төп гомуми белем бирү мәктәбе укучыларының иҗат төркеме (җитәкчеләре Г.Р.Шәфигуллина) 2 урынга лаек булды.