29 ноябрь 2011 яңалыклары
-
Бер җөмлә белән
Каратунда яңа элеватор төзү Программасы нигезендә киләсе елда 10000 тонна игенгә исәпләнгән склад төзелеше башлана. 2012 елда Багышта, 2013 елда Биештә, 2014 елда Азбабада яңа клублар төзеләчәк. Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлов белән бергә эшләү өчен башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаруга Рәмис Миңнуллин билгеләнде. Каратун авыл җирлегендә яшәүче...
-
Өлкәннәребез актив
24 ноябрьдә лаеклы ялга чыккан өлкәннәребез Буада узган шашка-шахмат уены буенча зона ярышларыннан 3нче урынны яулап кайттылар. Шәхси беренчелектә дә сынатмадылар алар, шашка буенча хатын-кызлар арасында Илсөяр Хәбибуллина 1 урынны, ирләр арасында Рафиз Закиров 3 урынны яуладылар. Шахмат уенында Люция Зыятдинова 3 урынны алды.
-
Бардык, күрдек, җиңдек
17 ноябрьдә Кама Тамагында безнең зона районнары арасында стритбол буенча ярышлар үтте. Анда социаль яклау идарәсенә караган оешма хезмәткәрләре катнашты. Әлеге бәйгедә безнең район данын яклап аграр көллият хезмәткәрләре Алмаз Мифтахов (капитан), Фәргать Мотыйгуллин, Айдар Хәертдинов, Рафиз Хәбибуллин һәм социаль яклау бүлегеннән Ләйсән Гайфетдинова уңышлы чыгыш ясап, 1нче урынны яулап...
-
Кубок – Морзаларда
Казан шәһәренең хәрби-танк училищесында "Җиңү" дип исемләнгән республикакүләм хәрби спорт уены узды. Биредә Морзалар мәктәбенең физик тәрбия һәм ТИН укытучысы Фирдүс Сөнгатуллин җитәкчелегендәге Апас командасы "Ватанны саклаучылар" дип исемләнгән III дәрәҗәдәге Диплом, кубок һәм медальләр белән бүләкләнде.
-
Аналарга дан җырлыйбыз...
Район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Рузалия Насыйбуллина район бала тудыру йортына барып яңа гына сабыйлары дөньяга аваз салган әниләрне Аналар көне белән котлады. Кормаштан Альбина Касыймованың икенче баласы, Апастан Алинә Хәлиуллинаның беренче баласы дөньяга килгән. Әлеге бәхетле әниләргә район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды, җылы тәбрик...