Догалар кайсы вакытта кабул була?
“Дога – ул бәлаләрдән саклый, хәтта кешенең тәкъдирен дә үзгәртә ала”
Һәвакыт дога кылган кеше беркайчан да үзен ялгыз итеп тоймас, чөнки Аллаһ кешенең догасын җавапсыз калдырмый.
Әмма дога кабул булуның шартлары бар.
1 шарт: ХӘЛӘЛ ризык белән туклану, хәләл кием кию һәм хәләл кәсеп белән шөгыльләнү.
2 шарт: доганың кабул булуы өчен ИХЛАСЛЫК кирәк. Сораганымны Аллаһ кабул итәрме-юкмы икән, дип шикләнергә ярамый.
3 шарт: ӨМЕТ һәм САБЫРЛЫК белән дога кылу. Булса – була, булмаса – юк, дип торсаң, әлбәттә, кабул булмый, ихластан, өметләнеп сорасаң, чынга ашу ихтималы да арта.
Догада шуны аңларга кирәк: син Хуҗаңнан сорыйсың, ә калганын Ул хәл итә.
Шуны да белик: кеше дога кылу өчен, Аллаһка теләсә кайчан мөрәҗәгать итә ала.
Шулай да, дога кабул булу ихтималы зур булган кайбер вакытлар динебез тарафыннан аерып күрсәтелгән.
Мәсәлән:
Төнге намаз вакытында;
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: "Доганың кабул булу ихтималы зур булган вакыт – ул төнге намаз – тәһәҗҗөд вакыты", – дигән.
Азан әйткәндә;
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: "Мөәззин азан әйткәндә күк капкалары ачыла һәм догаларга җавап бирелә", – дигән (Әл-Хәким, Әбү Ягълә).
Фарыз намазыннан соң;
Пәйгамбәребездән: "Кайсы догалар тиз кабул була?" – дип соралгач, ул: "Төн уртасында һәм һәр фарыз намазыннан соң кылганнары", – дип җавап биргән (имам Әт-Тирмизи).
Җомга көнне;
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Җомга көнне дога кабул була торган яшерен бер вакыт бар”, – дигән.
Яңгыр яуганда.
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: "Ике очракта Аллаһы Тәгалә доганы һичшиксез кабул итә: намазга азан әйткәндә һәм яңгыр яуганда", – дигән (Җәмигуль әхәдис).
Хөрмәтле дин кардәшләрем, димәк яңгыр – Аллаһның рәхмәте ул! Һава торышлары үзгәргәндә сабыр итеп, догада булыйк, Раббыбыздан хәерлесен сорыйк.
Чыганак: Timergali hazrat телеграм каналыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев