Гөнаһыбыз зур кит балыгы кебек «йотканда» укый торган Юныс пәйгамбәр догасы
Кукмара мәдәрәсәсе җитәкчесе, галим Ришат хәзрәт Курамшин «ВКонтакте»дагы сәхифәсендә Юныс галәйһиссәләм догасы турында аңлата.
Юныс галәйһиссәләмгә пәйгамбәр вазифасы йөкләнгәч, Аллаһы Тәгалә аны 100 мең кеше яши торган Нинвә дигән шәһәргә халыкны дингә, хаклыкка өндәргә җибәрә. Ни кызганыч, 33 ел дәгъват кылуы нәтиҗәсендә аңа нибары 2 генә кеше иярә. Күңеле төшеп, Юныс галәйһиссәләм бу халыкны ташлап китә.
Әмма Аллаһы Тәгалә аңа, Нинвәгә кире кайтып, тагын 40 көн иманга чакырырга куша. Бу юлы да аның әйткәннәре шәһәр кешеләрен ярсыта гына. Пәйгамбәр аларны: «Иман китермәсәгез, 40 көннән сезгә олуг җәза киләчәк!» – дип кисәтә, һәм әлеге җәзаның билгесен дә атый: «Йөзләрегез бозылып, төсе кинәт үзгәрәчәк...». Нинвә халкы исә: «Ярар, ярар, Юныс, йөзләребез бозылачак, һәм безгә җәза киләчәк! Ярар! Башка әйтер сүзең булмаса, бар кит һәм үз эшләреңне кара! Ә без сине бүтән тыңларга теләмибез!» – дип мыскыллап зәһәр җавап бирә.
Кисәтү ясалганнан соң 37 көн узгач, Юныс гәләйһиссәләм шәһәрне калдырып, якын тирәдәге тауларның берсенә менеп, шундагы бер мәгарәгә кереп китә.
Өмете тәмам өзелеп, ул Аллаһтан шул халыкка җәза бирүен сорый. Билгеләнгән вакыт чыгарга 3 көн кала Нинвә шәһәре өстендә галәмәт зур, бик куркыныч кап-кара болыт пәйда була, дөнья кинәт караңгыланып китә. Бу хәл халыкны сагайта, ләкин иман китерүчеләр әле булмый. 40нчы көнне иртән уянгач, имансызлар бер-берсенең йөзләренә карап, зур куркуга төшә: аларның йөзләре төсен үзгәртеп бик нык бозылган була. Шуннан соң гына халык Юныс пәйгамбәрнең кисәтүен исенә төшереп, аның әйткәннәре хак булуына инана.
Патша һәм шәһәр халкы үзләренең ялгышуларын аңлыйлар һәм, Аллаһның газабы ирешүдән куркып, тәүбә итәргә дип шәһәр читенә җыелалар. Үзләре белән алар балаларын да, хайваннарын да алып чыгалар. Ирләр, хатыннар һәм балалар дәррәү елый-елый Аллаһтан кичерүне үтенеп һәм рәхмәтен сорап, догалар кылалар. Аллаһ аларның тәүбәләрен кабул итә һәм бу халыкны гафу итеп, аларга Үз рәхмәтен ирештерә. Нәтиҗәдә билгеләнгән вакытның ахыргы көнендә куркыныч болыт юкка чыга, Нинвә халкы, шулай итеп, зур җәзадан котыла.
Аллаһы Тәгалә билгеләгән 40 көн узгач, Юныс галәйһиссәләм мәгәрәдән чыгып, тау башыннан шәһәргә күз сала һәм Нинвә халкы җәзаланмаганын абайлый, чөнки төзек шәһәр өстендә ниндидер нур вә бәрәкәт булуы сизелә... Халыкның тәүбәгә килүен пәйгамбәр белми, шуңа күрә бик аптырый. Үзен ялганчы дип гаепләүләреннән куркып, Юныс галәйһиссәләм шәһәргә керергә ояла һәм, Аллаһның әмере булмаган килеш, бу җирлектән бөтенләйгә китәргә була.
Юныс галәйһиссәләм китеп барганда, тау итәгендә малларын арканлаткан берничә Нинвә кешесе аны күреп ала һәм гаять шатланып, шәһәргә йөгереп барып башкаларга сөенечле хәбәрне җиткерә. Иман китергән шәһәр халкы, Аллаһ илчесен күрәм дип, дәррәү җыелып, тау янына килеп җитә. Бу вакытта шайтан-мәлгунь Юныс галәйһиссәләм янына килеп болай ди:
– Күрәсеңме анда аста җыелган халыкны? Алар сиңа бик ачулы, шуңа күрә сине үтермәкче булалар, шул максат белән монда менәләр дә инде...
Юныс галәйһиссәләм болай да бу җирлекне калдырып китәргә дип уйлаган иде, һәм шул нияте тәэсирендә тирәнтенрәк уйламыйча, китүен тагын да тизләтә. Аста тупланган халык аның артыннан чаба, ул исә тиз-тиз атлап диңгез ярына таба юнәлә. Бераз баргач, ул яр буенда сәфәргә кузгалып китәргә дип әзер торган бер зур көймәне күрә, һәм аны эзәрлекләүчеләр күренгәнче дип, тизрәк шул көймәгә менеп, аның бер аулак урынында яшеренә...
Юныс галәйһиссәләм утырган зур көймә диңгезгә чыккач, көн аяз булуына карамастан, кинәт каты давыл башлана, һәм көймәдәгеләр, батмас өчен, булган йөкләрен суга ташлыйлар. Алай да бату куркынычы әле һаман янагач, көймәдәге бер кешене суга корбан буларак ташларга кирәк, дигән фикергә киләләр. Әлбәттә, беркем дә «мин сикерәм» дими, шуңа күрә атыласы кешене билгеләр өчен җирәбә салалар. Җирәбә Юныс галәйһиссәләмгә чыга, һәм аны диңгезгә аталар, шунда аны гаять зур кит балыгы йота. Аллаһның әмере белән, кит пәйгамбәрне йотканда, аңа бернинди дә зыян килми.
Кит эчендә Юныс галәйһиссәләм 3 яки 7 көн була. Шушы вакыт эчендә Юныс пәйгамбәр үзенең гаебен таный, тәүбә итә һәм ярдәм сорап, Аллаһка мөрәҗәгать итеп кат-кат кабатлый: «Ләә иләәһә иллә Әнтә! Сүбехәәнәкә... Иннии күнтү минәззаалимиин...» («Синнән башка илаһ юк! Син һәрбер кимчелектән пакь... Мин чыннан да үземә золым кылучылардан булдым...»). Аллаһы Тәгалә аның догасын кабул итеп, кит балыгы эченнән чыгарып коткара...
Кыскача нәсыйхәт
Адәм балаларының берсе дә хаталардан хали түгел. Әгәр безне нинди дә булса хатабыз яки гөнаһыбыз шушы кыйссадагы зур кит балыгы кебек «йотса», Юныс пәйгамбәр галәйһиссәләм мисалында шушы доганы кылып хәлебезне җиңеләйтә алабыз:
ЛӘӘ ИЛӘӘҺӘ ИЛЛӘ ӘНТӘ! СҮБЕХӘӘНӘКӘ... ИННИИ КҮНТҮ МИНӘЗЗАЛИМИИН... («Синнән башка илаһ юк! Син һәрбер кимчелектән пакь... Мин чыннан да үземә золым кылучылардан булдым...»).
Иң мөһиме – хатабызны аңлап, үкенеп һәм тәүбәгә килеп, Аллаһы Тәгаләдән ихлас ярдәм сорарга.
Яратучыбызның шәфкатьле һәм рәхимле булуын белгән мөэмин һичшиксез Аның ярлыкавына һәм ярдәменә өмет итә ала. Ихлас мөэминнәрне Аллаһы Тәгалә ташламый ул...
Ришат хәзрәт Курамшин язмасыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев