Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Яулык ябынмау зур гөнаһмы? (Киенү әдәпләре турында)

Коръәндәге «Әгъраф» сүрәсенең 26нчы аятендә: “Ий Адәм балалары! Без сезгә киемнәр яраттык, ул киемнәр гаурәтләрегезне каплар, янә мал яраттык һәм дә тәкъвалык киемен бирдек, ул тәкъвалык – саклану киеме хәерледер, ошбу зекер ителгән нәрсәләр Аллаһы Тәгаләнең галәмәтләре, шаять кешеләр вәгазьләнерләр”, – диелә.

Коръәндәге «Әгъраф» сүрәсенең 26нчы аятендә: “Ий Адәм балалары! Без сезгә киемнәр яраттык, ул киемнәр гаурәтләрегезне каплар, янә мал яраттык һәм дә тәкъвалык киемен бирдек, ул тәкъвалык – саклану киеме хәерледер, ошбу зекер ителгән нәрсәләр Аллаһы Тәгаләнең галәмәтләре, шаять кешеләр вәгазьләнерләр”, – диелә.
Диндә киенүгә кагылышлы тагын нинди шартлар бар? Мөселман кешесе нинди төстәге киемгә өстенлек бирергә тиеш? Әмәт бистәсе мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев белән ислам динендә киенү әдәпләре турында сөйләштек.
– Динебездә киенүгә зур игътибар бирелә һәм иң беренче шарт – гаурәт күренмәскә тиеш, – дип башлады хәзрәт сүзен. –  Ир кешенең гаурәте кендегеннән алып тез астына хәтле, ә хатын-кызның, асылда, бөтен тәне гаурәт, аның йөзе һәм куллары гына ачык була ала. Икенче шарт – кием үтә күренмәле булырга һәм тәнгә сыланып торырга тиеш түгел. Өченчесе – киемне кем алдындадыр мактану, тәкәбберләнү максатыннан кияргә кирәкми. Пәйгамбәребезнең (с.г.с.) бер хәдисендә дә: “Исраф итүдән һәм масаю, тәкәбберләнүдән саклану шарты белән ашагыз, эчегез, һәм киенегез”, – диелә.  

– Мода дигән әйбер дә бар бит, аңа иярүгә дин ничек карый?

– Модага ияреп, шәригать кысаларыннан чыга икән, бу – тыела. Киенү әдәпләре үтәлсә, бер зыяны да юк.

– Мөселманнар өчен нинди төстәге кием кию хәерлерәк?

– Пәйгамбәребез (с.г.с.) ак төстәге киемгә өстенлек бирергә кушкан. Игътибар итсәгез, гарәп илләрендә ир-атлар гел ак төстәге кием киеп йөри. Безнең җирлектә дә ул хуплана. Әмма көндәлек тормышта гел ак киемнән генә йөреп бетереп булмый, һичьюгы бәйрәмнәрдә булса да кияргә тырышсак әйбәт булыр иде.  

– Яңа кием алгач, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтергә кирәктер?

– Киемне кигәндә әлхәмделилләһ дип әйтү саваплы. Аның аерым догасы да бар: “Әлхәдүлилләһи ләзи кәсәәниһәзә вә разәканиһи мин гайри һаулин минни вә лә куә” (“Мине шушы киемгә киендергән Аллаһы Раббыма сәналәр булсын. Мин бернинди көч куймаган әлеге нигъмәте өчен Аңа рәхмәтләремне белдерәм. Әлхәмдүллилләһи, Аллага шөкер!”).   

– Иске киелмәгән киемнәрне нишләтергә була? Күп кеше чит кешегә бирергә шикләнә.

– Киярлек хәлдәгесен юып-чистартып, бер дә шикләнмичә мохтаҗларга бирергә була.  

– Һәм ул сәдакадан китә аламы?

– Чиста, тузмаган, үзегезгә бирсәләр, сез дә чирканмыйча кия ала торган яхшы хәлдәге кием булса, әлбәттә, сәдакадан китә. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Үзегез чирканып алган әйберне башкаларга бирмәгез”, – ди.

– Күпләр үлгән кешенең киемен кияргә курка. Ул киемнәрне кая куярга?

– Аларның хәзер инде мәеткә берни кагылышы да юк, курыкмыйча кия аласыз.  

– Кызыккан бер киемне сатып алу исраф билгесеме?

– Киелмичә җыелып ятса, өсте-өстенә алырга кирәкми, чөнки исраф кына булып ятачак.

– Хатын-кызга чалбар кию гөнаһмы?

– Тәнгә сыланып торган чалбарны кияргә ярамый. Иркен балаклы чалбар тыелмый.

– Мөселман хатын-кызлары өчен булган фитнес үзәкләрдә тәнне каплаган кием кию, яулык ябыну мәҗбүри түгелдер?


– Мәҗбүри түгел, әмма телефонга фотога төшерү, камерадагы язмаларны тарату куркынычы булмаска тиеш.

– Мөселман кызлары озын итәкле, озын җиңле күлмәк кия, әмма муеннары ачык кала. Муенны намаз укыганда гына капларга кирәкме?

– Муен һәрчак каплаулы булырга тиеш, чөнки ул гаурәт булып тора.

– Кап-кара төстәге хиҗаптан йөрүчеләр дә очрый бездә.

– Болай киенү рәвеше гарәпләрдән кергән. Читтән кергән әйбер барысы да начар дигән сүз түгел, әмма безнең җирлектә кара төстәге киемнән йөрү гадәте юк. Башка төстәге кием кию хәерлерәк.

– Ни өчен намаз укый торган кайбер ир-атларның чалбар балагы кыска була?

– Пәйгамәребезнең (с.г.с.) кайбер хәдисләрендә, тубыктан аска төшеп, җиргә тиям дип торган кием кию тәкәбберлек билгесе, диелә. Киемне тәкәбберлек күрсәтү максатыннан озынайтсаң, гөнаһлы буласың. Масаю нияте булмаса, ярый. Хәзерге чорда тубыктан озын кием кию гадәте тәкәбберлек билгесе булып тормый. Аның шулай икәнен күпләр белми дә, шуңа аларда масаю нияте дә юк, ин шаа Аллаһ.

– Яулык ябынмау зур гөнаһмы?

– Әлбәттә, зур гөнаһ.

– Мөселман кызларын, гарәп модасына иярәсез, безнең әбиләр болай төренеп йөрмәгән, дип шелтәлиләр. Алар хаклымы?

– Хиҗабтан йөргән кешене шелтәләргә кирәк түгел. Гарәпчә киенсә дә, ул иң мөһиме гаурәтен каплаган. Күпчелек кызлар ярымялангач йөргән, чәчләрен әллә нинди төсләргә буяп куйган вакытта бу шелтә урынлы түгел.  

– Аяк киемен уң яктан киеп, сул яктан салу дин буенча киләме, әллә әби-бабайлардан калган гадәтме?

– Пәйгамбәребез (с.г.с.) дә шулай эшләгән һәм ул аның сөннәте булып тора. Чалбарны кигәндә һәм салганда да шул тәртипне саклаган.

– Коръән ашларында муены, изүе ачык кешеләр булса, фәрештәләр килми, дога кабул булмый имеш.

– Коръән мәҗлесе әдәбе буенча муен да, изүләр дә каплаулы булырга тиеш.

– Ирләргә намаз укыганда, Коръән ашларында түбәтәй кию мәҗбүриме?

– Мәҗбүри түгел, кисә күркәм гамәл булып санала.

– Өйдә киеп йөри торган чиста киемне намаз укыганда кияргә ярыймы?

– Ярый.

– Ни өчен ирләргә ефәк кием кию тыела?

– Пәйгамбәребезнең (с.г.с.): “Бу ике нәрсә (ефәк һәм алтын) минем өммәт ир-атларына тыелган”, – дигән хәдисе бар. Ә хатын-кызларга икесе дә рөхсәт ителә. Ә менә хайван, кеше сурәтләре төшкән киемне кию барыбызга да тыелган. Рәсүлебез, өйдә сурәт яки эт булса, анда фәрештәләр керми, дип әйткән.

Чыганак:https://shahrikazan.ru/news/din/yaulyk-yabynmau-zur-gnamy-kien-dplre-turynda

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев