Ифтарны кайда үткәрү саваплырак: өйдәме яки мәчеттәме?
28 нче февральдә кояш баеганнан соң Рамазан-шәриф ае керә. Шул уңайдан район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиевка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. Мирхәт хәзрәт быелгы ураза ае тәртибе белән таныштырып китсәгез иде.
– Рамазан уразасы 1 нче марттан (шимбә) тотыла башлый. Беренче тәравих намазы 28 нче февральдә ястү намазыннан соң укыла. Барлык мәчетләрдә тәравих намазы хәнәфи мәзһәбе буенча 20 рәкагать итеп үтәлә. Быел ураза 29 көн тотыла. Уразаның соңгы көне – 29 мартта. Ураза бәйрәме быел 30 нчы мартка (якшәмбе) туры килә.
Уразага кемнәр керә ала?
– Аллаһы Тәгалә, кем айны күрде, шул ураза тотсын, диде. Ягъни кем рамазан аена исән-сау килеш керә, шул ураза тотарга тиеш. Авыру яки сәфәрдә була икән, аны башка көннәргә казага калдырып тотарга кирәк. Хроник авыруы булганнар, олы яшькә җиткән кешеләр, ураза тота алмаулары сәбәпле, бер көнгә бер мескен кешене ике тапкыр ашатырга тиеш.
Балалар уразаны ничә яшьтән тота башларга тиеш?
– Кайбер галимнәр җиде яшь ди. Намазны җиде яшьтән укырга дигәч, уразаны да шул вакыт белән әйтәләр. Әмма билгеле бер яше юк. Бу баланың физик әзерлегенә бәйле. Ул уразаны ай буе тотмаска да мөмкин, аны акрынлап гадәтләндерергә кирәк. Әгәр балигъ икән, ураза фарыз була.
Соңгы елларда ифтарны мәчетләрдә уздыра башладылар. Кайсы саваплырак: өйдәме яки мәчеттәме?
– Мәчеттә авыз ачтырсаң, күбрәк кешене ашаткан буласың. Өйдә уздырсаң, өйгә дога керә. Һәрберсенең үз савабы. Бу кешенең ихласлыгына кайтып кала.
Ураза аенда социаль челтәрләрдә ифтар ашаганда төшкән фотоларын куялар, үзләренең уразалы булулары турында язалар. Болар ураза савабын киметмиме?
– Ураза мактана торган гыйбадәт түгел, ул һәркемгә фарыз, аны үтәмәү – гөнаһ. Риядан сакланырга кирәк. Әгәр дә абруйлы шәхесләр үзләренең ураза тотулары турында ничектер белдерәләр икән, алар шуның белән кемгәдер үрнәк күрсәтә, икеләнебрәк торучыларга этәргеч биреп, аларга ияреп уразага керергә мөмкиннәр.
Сәдака күләмнәре белән дә таныштырып китсәгез иде.
– Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы тарафыннан фитыр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләме буенча карарлар кабул ителде. Фитыр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 57 мең сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 720 мең сум (алтын буенча) билгеләнде. Фитыр сәдакасының аз күләме – 200 сум, зәкят чыгарырлык байлыгы булган кешеләргә – 1100 сум. Моннан тыш сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 400 сум күләмендә фидия билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев