Мунчада яратышу гөнаһмы?
Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: «Чисталык – иманның яртысы», – ди. Мөхәммәд (с.г.в.) тешләрне чистарту, тырнак кисү, киемне юу турында да алдан әйтеп калдырган, тәнне чиста тотуны безгә бурыч итеп йөкләгән. Тәнне чиста тоту өчен татарлар аеруча үз иткән мунча бар. Мунча керү әдәбе нидән гыйбарәт? Мунчада нәрсә эшләргә ярый һәм ярамый?
«Әл—Мәрҗани» мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтахов белән шул хакта сөйләштек.
– Мунча кергәндә дин ягыннан үтәлергә тиешле кагыйдәләрне искә төшереп үтик әле.
– Мунчада кеше җиңеләеп, аруларын бетерә, тәнен пакьли. Татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә эссе мунчада утырып, ял итүне хуп күрә. Шәригатебездә мунчага керүнең үз кагыйдәләре бар. Әйтик, мунчага кергәндә, ишек алдында ук кеше: «Бисмилләһ! Әй, Раббым! Мине ир һәм хатын җенесеннән булган шайтаннарның явызлыгыннан сакла!» – дигән дога укырга тиеш. Мунчадан чыкканда: «Раббым, мине гафу кыл!» – дип әйтү хәерле. Адәм баласы мунчага кергәндә сул аяк белән керә һәм уң аяктан атлап чыга. Тагын бер кагыйдә: мунчада гаурәт урыннары каплаулы булырга тиеш. Ир белән хатын мунчада юына икән, алар тулысынча чишенеп юынса да ярый. Ир-егетләр аерым, хатын-кызлар аерым, әни белән кыз, әти белән малай, әби белән онык, апа белән сеңел мунча кергән очракта да гаурәт урыннары капланган булырга тиеш. Әйтик, 3–5 яшьлек баланы мунчага юындырырга алып керәсез икән, сезнең гаурәт урыннарыгыз күренмәсен иде.
Ир-атларның һәм хатын-кызларның бергәләшеп мунча керүе рөхсәт ителми! Моңа өстәп мунчада Коръән, дога, намаз укырга рөхсәт ителми.
– Мунча эчендә кәеф—сафа корып утыру ни дәрәҗәдә дөрес? Әйтик, күпләр анда сыра, хәмер эчеп утырырга ярата бит.
– Күңел ачуны тыю турында шәригатьтә бер ни әйтелми. Дуслар белән аралашып, ял итәргә тели икән, каршылык юк. Ә менә сыра, хәмер эчүләр динебездә катгый тыела. Раббыбыз билгеләгән кысадан чыкмыйча, хәләл рәвештә җанга-тәнгә ял бирү диндә хуплана.
– Мунчада яратышу турында динебез нинди фикердә?
– Бу – бик четерекле сорау. Монда ярый-ярамый дип кенә әйтеп булмый. Никахлашкан парларның җенси мөнәсәбәткә керүе хайвани инстинктларны басу, вакытлыча ләззәт алу өчен генә булмый. Шәригатебездә моңа бәйле билгеле бер тиешле әдәпләре, хәтта догалары һәм әҗере дә бар. Раббыбыз әйтә: «Хатыннарыгыз сезгә игенлек (пашня) урыны, үзегез теләгән яктан игенлекләрегезгә килегез! <…> Хатыннарыгыз белән эш кылганда яхшылыкны үзегез башлап кылыгыз, якынлык кылырга да үзегез башлагыз, бисмиллә әйтегез, Аллаһтан изге бала сорагыз!» Никахлы ир белән хатынның бергә хәләл рәвештә мунчада яисә саунада якынлык кылуы динебез тарафыннан тыелмый. Әмма бу гамәлләрдән ераграк торсак, хәерлерәк. Әгәр дә адәм баласы мунчада бу гамәлне кылырга тели икән, моның өчен махсус догасын укырга тиеш: «Бисмилләһи. Әллааһүмма җәннибнә-шәйтаанә вә җәнниби-шшәйтаанә мәә разәкътәнә». Доганың тәрҗемәсе болайрак: «Аллаһ исеме белән. Йә Аллаһым, безне һәм безгә бүләк итеп биргән баланы шайтаннан сакла». Әлеге доганы фәкать мунчага кергәнче, мунча ишеге алдында ук укырга кирәк. Гомумән, диндәге кеше җенси якынлык кылганда бу доганы белеп торырга тиешле.
– Мунчада җеннәр яши, диләр. Бу хакмы?
– Әйе, җеннәр оялаган урыннар булырга мөмкин. Ләкин мунчада ут кабынып тору аларны куркыта. Без «бисмиллә» әйтеп, дога укып керәбез икән, Аллаһы Тәгалә безне аларның йогынтысыннан саклаячак.
– Кояш баткач, мунча керергә ярамый, диюләре дә ышану гынамы, әллә инде Коръәндә шулай язылганмы?
– Кояш баегач, мунча керү дигәнне очратканым юк. Көн дәвамында теләсә кайсы вакытта мунча керсәк тә ярый. Тик мөселман мунча керер алдыннан да шуны белеп торырга тиеш: намаз гыйбадәтләрен үз вакытында укырга кирәк. Мунчада озаклап утырып, намазны калдыра күрмик.
– Шәһәрдә яшәүчеләрнең үз мунчасы булмаска мөмкин. Җәмәгать мунчаларына йөрергә кала, димәк. Мөселманнарга андый җирләргә барырга ярыймы?
– Шәһәр мунчасына барырга ярый. Әмма ир-атлар, гаурәт урыннарын каплап, ир-атлар белән, хатын-кызлар да шул ук кагыйдәләрне үтәп, үз җенесләреннән булган кешеләр белән мунча керә ала.
– Мунчада кече йомышны йомышлау җәһәтеннән диндә ни диелә?
– Һәрбер эшнең үз урыны бар. Мунча – парланып, юынып чыгу урыны ул. «Сезнең берегез юына торган урында икенчегез кече йомышын эшләмәсен», – ди пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә. Душмы бу, мунчамы – кайсында да кече йомышны йомышлау әдәпсезлек билгесе санала. Шуңа да бу рөхсәт ителми торган гамәл санала.
– Мунчада суны ничек кулланырга?
– Мунчада гына түгел, гомумән, исрафлыктан сакланырга кирәк. Исрафлык гөнаһка китерә. «Һәрбер әрәм иткән нәрсә – хәрам», – ди пәйгамбәребез (с.г.в.). Әйтик, юынганда да адәм баласы үзе тешен чистарта, ә бу вакытта краннан су агып тора. Бу – исрафлык.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/07/147588/
© Ватаным Татарстан
Фото: «Татар-Информ» , https://ru.freepik.com/free-photo/krupnym-planom-para-otdyhaet-v-saune_22820116.htm#fromView=search&page=12&position=19&uuid=83f4e6eb-b6ca-4cc5-9cd4-6d240d102557
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев