Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Апаста Россия көне билгеләп үтелде

Бүген районыбызның Үзәк ял паркында Дәүләтебез - Россия көненә багышлап истәлекле концерт узды.

(12 июнь, “Апастово-информ”).



Концерт тантаналы шартларда район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушевның район башлыгы Равил Хисаметдинов исеменнән бәйрәм котлавы белән башланып китте
- Россия көне - дәүләтебезнең иң мөһим көне. Илебез тыныч, күгебез аяз булсын. Гаиләләрегезгә исәнлек-саулык, имин көннәр телим, - диде ул.
Мәдәният хезмәткәрләре, һәрвакыттагыча бик матур, эчтәлекле оештырганнар концерт-тамашаны. Үзешчәннәребез гадәттәгечә, оста итеп җыр-биюләре белән котладылар. Мәктәп укучыларының яшь армиячеләре, волонтерлар һәм башка оешма вәкилләре дә бәйрәмгә ямь өстәделәр.
Бәйрәм концертында шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина да катнашты. Йөрәк түреннән чыккан иң изге теләкләрен райондашларына җиткерде.
Бәйрәм концерты районыбыз халкына онлайн-трансяция аша да тәкъдим ителде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев