Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Апаста яшьләр көне узды

Яшьләр көне уңаеннан, районның үзәк ял итү паркында яшьләр өчен бәйрәм үтте.

Бәйрәм чарасын апаслылар социаль челтәрләр аша онлайн тамаша кылды.
(26 июнь, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).



Районыбызның барлык яшьләрен район башлыгы Равил Хисаметдинов тәбрик итте.
“Хөрмәтле яшьләребез, районыбызның киләчәге – сезнең кулларда. Безнең максат – сезгә тормышта туры юл күрсәтү, сезгә уңай шартлар, зур мөмкинлекләр тудыру. Бүгенге көндә районыбызда яшьләребез өчен спорт объектлары эшләп килә. Алга таба яшьләр Үзәген, яшүсмерләр клубын булдыру планлаштырыла. Киләчәктә сез Апасыбыз горурлыгы булып, районыбызны еракларга танытырсыз дип ышанам. Гомерегезнең иң матур мизгелләрен истә калырлык, файдалы итеп үткәрегез. Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, уңышлар телим!”,- дип изге теләкләрен юллады район башлыгы.
Бәйрәм чарасында “5”ле билгеләренә генә укып, кызыл кызыл аттестатка һәм Рәсәй Федерациясенең медальләренә лаек булган 11нче сыйныф укучылары хөрмәтләнде. Алар район башлыгы кулыннан аттесталар алды. Сәхнә түренә районыбызның “Яшь армия” хәрәкәте егет-кызлары да чакырылды. Аларга Җиңү парадында һәм башка төрле чараларда актив катнашканнары өчен “Юнармия” хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк штабы Грамоталары һәм медальләр тапшырылды. Шулай ук Россия күләмендә “Кибервесна” чемпионатында җиңү яулаган, Апас мәктәбенең яшь армияче егете Айнур Нәҗмиев та Рәхмәт хаты һәм яшь армияче формасы белән бүләкләнде.
Истәлекле бәйрәм чарасында районыбызның 14 яше тулган 6 яшүсмер егет һәм кыз тантаналы шартларда паспортлар алды. Аларга район башлыгы Равил Хисаметдинов изге теләкләрен юллап, зур уңышлар теләде.
Мәдәният хезмәткәрләре яшьләргә җыр-моңнарын, дәртле биюләрен бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев