Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

КӨЗГЕ ЧАКЫРЫЛЫШНЫ АЗАТ БАШЛЫЙ

2 ноябрь көзге чакырылышта армия сафларына китүче, районыбызның өч дистәгә якын егете өчен истәлекле бәй­рәм чарасы буларак күңелләренә кереп калачак. Булачак солдатлар бәй­рәмгә әти-әниләре, туганнары белән чакырылганннар иде. Хәрби комиссар Илшат Паймурзин, сугыш һәм хезмәт ветераны Шәү­кәт Хатыйпов, әфганчылар оешмасыннан Фиргать Мотыйгуллин, Айдар Хәй­руллин һәм башка кунаклар егетләргә тормышның иң...

2 ноябрь көзге чакырылышта армия сафларына китүче, районыбызның өч дистәгә якын егете өчен истәлекле бәй­рәм чарасы буларак күңелләренә кереп калачак.

Булачак солдатлар бәй­рәмгә әти-әниләре, туганнары белән чакырылганннар иде. Хәрби комиссар Илшат Паймурзин, сугыш һәм хезмәт ветераны Шәү­кәт Хатыйпов, әфганчылар оешмасыннан Фиргать Мотыйгуллин, Айдар Хәй­руллин һәм башка кунаклар егетләргә тормышның иң җаваплы чорына аяк басуларын, илебез чик­ләрен, иминлегебезне саклау - һәр ир-егетнең бурыч эше икәнлеген тагын бер кат искәрттеләр, киңәшләрен бирделәр, исән-имин әйләнеп кайтуларын теләделәр. Илшат Паймурзин үз чыгышында быелгы чакырылышта югары белем алган һәм шулай ук хәрби техниканы яхшы белгән (аграр көллияттә укыган, палатка лагеренда чыныгу алган) егетләрнең күп булуына басым ясады. Әле яңа гына солдат хезмәтеннән кайткан Кызыл Тау егете Данил Нигьмәтуллин да райондашларына изге теләкләрен җиткерде. Очрашу җыр-биюләр белән аралашып барды. Булачак солдатларга кызлар чиккән кулъяулыклар тапшырылды. Хәрби комиссар көзге чакырылышның беренче повесткасын Ке­че Болгаер егете Азат Низамиевка тапшырды (рә­семдә). Азат 9 ноябрьдә ил алдындагы хәрби бурычын үтәргә китәчәк. Тантана ахырында булачак солдатлар истәлеккә фотога төштеләр.

Бәйрәмдә хәрби темага кагылышлы төрле бәйге-конкурсларда актив катнашып призлы урыннар алган укучылар һәм укытучылар да сәхнәгә чакырылып бүләкләнделәр.

Булачак ил сакчыларына теләкләр изге: сезне һәр­чак сагынып көтеп торучы якыннарыгыз барын оныт­магыз. Намуслы хезмәт итеп исән-сау әйләнеп кайтыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: призыв проводы в армию