Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Кечкенә дә төш кенә

"Коштавылы фермасында елга якынча 900 баш мөгезле эре терлек симертелә, таналар үстерелә. Интенсив технологияләр кулланып, ай саен уртача 400 килограммлы 40 баш үгезне өлгертеп иткә озатабыз", - ди "Зөя" агрофирмасы баш зоотехнигы Айдар Сафиуллин. Авыл бригадиры Алсу Ильясова менә ниләр сөйләде: - 7-8 еллар элек фермалар бушап калган елларны искә...

"Коштавылы фермасында елга якынча 900 баш мөгезле эре терлек симертелә, таналар үстерелә. Интенсив технологияләр кулланып, ай саен уртача 400 килограммлы 40 баш үгезне өлгертеп иткә озатабыз", - ди "Зөя" агрофирмасы баш зоотехнигы Айдар Сафиуллин.

Авыл бригадиры Алсу Ильясова менә ниләр сөйләде:

- 7-8 еллар элек фермалар бушап калган елларны искә төшерәсе дә килми хәзер. Бүген инде терлекләргә урын җитми. Ындыр табагы, машина-трактор паркының бер өлешен симертү мәйданчыгы итеп көйләргә туры килде. Терлекләргә ышыклану, иркенләп ашау, аслары коры булсын өчен бер ангарны 3 метр биеклектәге салам тюклары белән тышлау да ярап куйды. Җәйге матур айларда үгезләрнең тәүлеклек артымы 1 әр кг-га җитте. Нияз Гыйсмәтуллин белән Флера Вәлиева Роза Ситдыйкова хезмәтенә тел-теш тидерерлек түгел. Фермаларга тәмле, сыйфатлы терлек азыгы гына әзерләп китерүче, улакларга салучы шофер-механизаторлар, терлекчеләр Әмир Идрисов, Наил Ильясов, әтиле-уллы Рузалин һәм Ранис Газиевлар, Илфат Сәхәбиев, Рөстәм Сафин үз вазифаларына бик җаваплылар. Астагы төп фермада таналар караучы, яшь үгезләрне интенсив симертүгә әзерләүче абыйлы-энеле Илдус белән Илдар Насыйбуллиннар, Руслан Гайнуллин, Рамил Ибәтуллин да эшләрен бер дигән итеп башкаралар. Каравылчыларыбыз Рафик Хәкимов белән Фәрит Мөлеков та эш дигәндә янып-көя торганнардан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ферма авыл унганнары