Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Апас балалары район башлыгының Чыршы бәйрәменә җыелды

Уку алдынгылары, аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, әти-әни назыннан мәхрүм булган, мөмкинлеге чикләнгән балалар, спортта уңышларга ирешкән, төрле бәйгеләрдә җиңгән укучылар район башлыгының Чыршы бәйрәменә җыелды.

Аларны “Алтын алка” боз сараенда күңелле тамаша көтә иде. Район башлыгы чакыруы белән Екатеринбургтан килгән иҗат төркеме бозда “Кышкы урман серләре” тамашасын күрсәтте. Әлеге шоуны балалар кызыксынып карады.
Район башлыгы Равил Хисаметдинов балаларны Яңа ел белән тәбрик итеп, тагын да зуррак уңышлар теләде.
Тиздән балалар боздагы әлеге тамашаны кабат караячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев