Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Апаслылар праймеризда актив катнаша

Алдан тавыш бирү санау участокларында үтә.

(30нчы май, “Апастово-информ”).


«Бердәм Россия» тарафыннан оештырылучы праймериз Дәүләт Думасына көзге сайлауларга кандидатларны билгеләү максатыннан уза. Алдан тавыш бирү 24-30 майга кадәр pg.er.ru порталында онлайн-форматта үтсә, бүген исә, референдумның соңгы көнендә, тавыш бирү санау участокларында уза. Район буенча барлыгы 12 санау участок эшли. Алдан тавыш бирүләр оешкан төстә үтә. Район халкы электрон тавыш бирүләрдә дә активлык күрсәтте.
Ә электрон юл белән сайламаучылар исә яшәү урыннары буенча билгеләнгән участокларга килде.
Апаслылар һәм Иске Әнәле авылы халкы район мәдәният йортында урнашкан участокка килеп, үз фикерен белдерде.
Апаста яшәүче Алсу Мозаффарова гаиләсе белән Апаска Казан шәһәреннән күченеп кайткан.
“Тормыш иптәшем белән килдек. Катнашуны үзебезнең бурычыбыз дип санадык. Хәзер тормышлар көннән-көн яхшыра. Апаста яшәвебезгә чиксез шатбыз. Уңайлылыклар, яшәү өчен мөмкинлекләр бик күп биредә”, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев