Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Апаста Әфганчылар көнен билгеләп үттеләр

Әфганстан җиреннән Ватаныбызның соңгы солдаты чыкканга 35 ел булды.

(15 февраль, “Апастово-информ”).



Чит җирләрдә газапларны бергә кичергән әфганчылар, Чечня җирендә хәрби бурычын үтәгән егетләр һәм башка кайнар нокталарда хезмәт итүчеләр Батырлар мемориал комплексына очрашуга җыелды. Аларның сафына махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр дә басты. Хәрби хәрәкәтләрдә башларын салган яки тыныч тормышта вафат булган егетләрнең әниләре, тормыш иптәшләре дә килде.
Хәтер чарасы Батырлар мемориал комплексына веноклар кую, интернационал бурычларын үтәгәндә һәлак булган солдатлар истәлегенә төзелгән һәйкәлгә чәчәкләр салу белән башланып китте.
“Хөрмәтле әфганчылар, кайнар нокталарда хезмәт итеп, исән-сау туган якларына кайткан батыр егетләр! Сезгә булган хөрмәтем зур. Бүгенге көндә арабызда булмаган районыбызның батыр улларын да ихтирам белән искә алабыз. Үлем белән күзгә-күз очрашкан райондашларыбызның батырлыгын онытырга хакыбыз юк. Сез күпне күргән, авырлыкларны бердәм булып җиңәргә өйрәнгән егетләр буларак бүген дә яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүдә зур роль уйныйсыз. Тормышка актив карашыгыз, район үсешенә керткән өлешегез өчен бик зур рәхмәт. Хәрби операция барган көннәрдә без сезнең белән берлектә егетләребезгә булышабыз. Район халкын берләштерү, рухларын күтәрүдә, куелган бурычларга ирешүдә дә сезнең өлешегез зур. Сезгә нык сәламәтлек, уңышлар телим, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Район хәрби комиссары Наил Җантемиров әфганчыларның батырлыклары үлемсез булуын белдерде. Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев яу кырында башларын салган, тыныч тормышта арабыздан киткән каһарманнар рухына догаларын ирештерде.
Әфганстан сугышында 200дән артык райондашыбыз катнашкан.10 кеше каты яраланып кайткан, 6сы яу кырында башларын салган.
Өч дистә елдан артык вакыт үтсә дә, ул дәһшәтле сугыш мәһшәре әфганчы ветераннарның күңелләрендә һаман сыкрый.
Хәтер чарасында интернационал бурычларын үтәгәндә һәлак булган, арадан киткән, махсус хәрби операциядә башларын салган егетләр бер минутлык тынлык белән искә алынды. Аларның гаиләләренә район башлыгы исеменнән күчтәнәчләр тапшырылды.
Апас һәм Кайбыч районнары хәрби хәрәкәт ветераннарының Координацион Советы җитәкчесе, ветеран-әфганчы Фәнис Зәйнуллин Әфган сугышы ветераннарының республика координацион советы җитәкчесе Иван Егоров, “Әфганстан ветераннары Союзы" Татарстан төбәк оешмасы идарәсе рәисе Евгений Кабыш исеменнән котлау сүзләрен ирештерде.
“Бу көн безнең өчен җиңү һәм хәтер көне. Алга таба да бер-беребезне югалтмыйча, бердәм булып яшик. Сәламәт булыйк”, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев