Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Апаста маркетплейста эшләү буенча укулар үтте

Ак Барс Банк Татарстанның электрон сәүдә үзәге белән берлектә районыбыз эшмәкәрләре өчен тематик бизнес-очрашу үткәрде.

(21 гыйнвар, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).



“Бизнес очрашуыбызның төп темасы - эшмәкәрләргә электрон сәүдә базарының мөмкинлекләре белән таныштыру. Бу уңайдан кече һәм урта бизнес вәкилләренә маркетплейс турында гомуми аңлатма бирү, республикабызның икътисад үсеше өчен Е-коммерс өлкәсенең уңышлы булуын җиткерү, эшмәкәрлектә маркетплейс мәйданчыгыннан файдалану үзенчәлекләре белән таныштыру - төп максатларыбыз булып тора. Замана үзгәрә, замана белән без дә үзгәрәбез, яңалыкка омтылабыз. Без бу яңа юнәлешләрдә эшләү өчен халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтергә тырышабыз”, - диде Ак Барс Банк идарәсе вәкиле Эдуард Абдрахманов.
Эшлекле бизнес очрашуны район башлыгы Айрат Җиһаншин ачып җибәрде.
“Эшмәкәрләргә үз товарларын күпләп һәм тиз арада сатырга өйрәтү буенча әлеге очрашу бик отышлы булыр дип ышанам. Бүгенге пандемия шартларында да электрон сәүдә төрләре уңышлы гына эшләп килә, яңадан-яңа мәйданчыклар пәйда була. Районыбыз эшмәкәрләре дә бу юнәлешне төгәлрәк өйрәнеп, булган мөмкинлекләрдән киңрәк файдалансалар, бик яхшы булыр идее”, - диде район башлыгы.
Сөйләшү, фикер алышу мул сыйлы табыннар артында узды. Экспертлар интернет аша сәүдә итүнең нечкәлекләрен, банк ресурсларыннан файдаланып, эшмәкәрлек эшчәнлеген җәелдерү буенча тәкъдимнәрен җиткерделәр. Электрон сәүдә үзәге үсеш департаменты җитәкчесе Анна Гурьянова, электрон сәүдә үзәге менеджеры Айдар Идрисов маркетплейска чыгу алымнары, электрон сәүдә үзәгенең эшчәнлеге белән таныштырдылар, уңышлы кейсларын булдырган эшмәкәрләр турында сөйләделәр.
Эшлекле активлык районның социаль-икътисади үсешендә, халыкның тормыш рәвешен яхшыртуда зур урын алып тора. Финанс оешмалары эшмәкәрләргә ярдәм итү буенча күптөрле дәүләт программалары тәкъдим итә. Ак Барс Банкның кече бизнес үсеше дирекциясе директоры Ольга Туманова презентацияләр ярдәмендә бу хакта да сөйләде.
Бизнес-очрашу эчкерсез сөйләшү рәвешендә барды. Районыбыз эшкурлары үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм җаваплар алдылар.
Дәвеш авылыннан Наилә Әхмәдиева 2005нче елдан бирле эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Бу юнәлештә зур тәҗрибә туплаган.
“Авыл хуҗалыгы продукциясе белән маркетплейста эшләү эшмкәрләрдән зур осталык сорый. Шуңа күрә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен кулланучыга җиткерүнең онлайн-сервисын да файдалану ягында без. Якын арада бу сервисны эшләтә башлыйбыз. Апас районындагы җитештергән продукцияне Казанда һәм башка шәһәрләрдә сатып алырга мөмкин булачак”, - диде Наилә Әхмәдиева.
Апаста яшәүче Ләйсән Әхмәтҗанова бизнес-очрашуның файдалы мәгълүматларга бай булуын билгеләп үтте.
“Үзем өчен бик күп яңалык алдым. Электрон сәүдә үзәге вәкилләре эшмәкәрләргә һәр яктан ярдәм итәчәкләрен белдерделәр. Барысын да яхшылап, гади итеп аңлатырга тырыштылар”, - диде ул.
Ахырдан очрашуда аеруча активлык күрсәткән эшмәкәрләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев