Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Апаста район Советы утырышы узды

Апаста 2023 ел социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлар буенча отчет сессиясе булды.

(20 февраль, “Апастово-информ”)



Район башлыгы Айрат Җиһаншин рәислегендә узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов, депутатлар, җитәкче белгечләр, дин әһелләре, район активы катнашты.
Кунаклар иң элек сөт комбинатында булып, биредәге эш шартлары, җиһазлар белән таныштылар. Киләчәккә булган планнары белән уртаклаштылар. Хәзерге вакытта биредә 90 кеше эшли. Киләчәктә райондашлар тагын да эш урыннары белән тәэмин ителәчәк.
Район мәдәният йорты фойесында урнашкан күргәзмәләр белән танышканнан соң, рәсми өлеш башланды.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин 2023 ел социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлар буенча чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов районның эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Утырыш бүләкләүләр белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев