Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Апаста Татарстан Республикасы көне билгеләп үтелде

Районның Сабан туе аланлыгында Республика көне узды һәм ачык һавада зур концерт тәкъдим ителде.

(26 август, “Апастово-информ”).



Мәйданга кергәндә үк төрле чәчәк күргәзмәләре урын алды. Биредә хезмәт коллективлары бар тырышлык һәм фантазияләрен кушып чәчәкләрдән күргәзмәләр, фотозоналар ясаган иде. Тематик акцияләр оештырылды. “Туган йортым – Татарстан” акциясе кысаларында тасмалар таратылды һәм кулларга бәйләнде. Төрле милләт вәкилләре кунакларны кайнар сәламләп, дуслык, татулык, бердәмлеккә өндәде.
Бәйрәм тантанасында район башлыгы Айрат Җиһаншин, якташыбыз, Дәүләт Думасы депутаты, “Апас” якташлык җәмгыяте президенты Марат Нуриев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов, “Ак Барс” банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин катнашты.
Район башлыгы барлык апаслыларны бәйрәм белән котлады, республика һәм районыбызның алга таба да уңышларга ирешеп, халкыбызның бәхетле, сәламәт яшәвен теләде.
“Апас” якташлык җәмгыяте президенты Марат Нуриев “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе кысаларында ялгызы бала тәрбияләүче Хәҗиповлар гаиләсенә күчтәнәчләр тапшырды, авыл өчен янып-көеп яшәүчеләрне билгеләп үтте.
Бәйрәм уңаеннан районның иң тырыш кешеләрен хөрмәтләү һәм бүләкләү булды. Алар арасында җирле үзидарә өлкәсендә, авыл хуҗалыгында, спорт өлкәсендә уңышка ирешкән райондашларыбыз бар иде.
Концерт төнгә кадәр дәвам итте. “Мәйдан” каналы тәкъдим иткән чарада танылган эстрада җырчылары чыгыш ясады. Бәйрәм салют белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев