Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Апаста укучылар өчен кышкы лагерьлар эшли

Апаста 8 мәктәптә кышкы лагерьлар оешкан. Аларга 230 бала йөри.

(2 гыйнвар, “Апастово-информ”).



Укучылар вакытларын күңелле дә, файдалы да уздыра. Чыгарылыш класс укучылары лагерь кысаларында Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнә. Кечкенәрәк класслар күңелле ял итә.
Лагерьларда барлык саклык чаралары үтәлә. Күпчелек чараларны урамда – саф һавада уздыру киңәш ителә. Шугалаклар да буш тормый. Укучылар көнгә 3 тапкыр бердәм меню буенча тәмле, сыйфатлы аш белән тәэмин ителә. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина белдерде.
Һәрбер мәктәптә лагерьлар эшне оешкан төстә башлап җибәрде. Укучылар канәгать. Аз керемле, күп балалы, авыр хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче укучылар аеруча да игътибар үзәгенә алынды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина җикчелегендәге комиссия беренче көнне үк мәктәпләрдә булып, лагерьның оештырылуы, укучылар өчен тудырылган шартлар белән танышты.
Лагерь 7 көн дәвам итәчәк. Соңгы көнне нәтиҗәләр ясалачак.
“Лагерьга йөрмәүче балалар да игътибар үзәгендә. Аларның әти-әниләре һәм үзләре белән даими элемтәдә торыла”, - диде район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Рамилә Шәвәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев