Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Апаста ярминкә узды

Районда авыл хуҗалыгы товарларын сату ярминкәсе узды.

Ул Өлкәннәр ункөнлеге һәм укытучыларның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан оештырылды. Авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы берләшмәләре кулай бәядән төрле товарлар тәкъдим итте. Ярминкә барышы белән район башлыгы  Равил Хисаметдинов, "Ак Барс" банк җитәкчесе урынбасары Илфан Гобайдуллин да таныштылар. Райондашлар яшелчә, ит-сөт продуктлары, икмәк, салам, печән һәм башка кирәк-яракларын сатып алды. Иртәдән үк урамга җыр-моң таралды. Районның мәдәният хезмәткәрләре матур концерт программасы белән сатып алучыларга яхшы кәеф өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев