Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн кадагында Газеты

Озын толым, озын толым... өзгәләнә күңел кылым

Районда яшьләр өчен төрле чаралар еш уза. Ә менә чираттагысы аеруча кызыклы. Районда беренче тапкыр узган "Озын толым" бәйгесенең 6 апрельдә узган сайлап алу турында район мәктәпләренең 7-11 сыйныфларында белем алучы 17 кыз катнашты. Берсеннән-берсе чибәр, озын толымлы кызлар үзләренең һәрьяклап осталыкларын күрсәттеләр. "Хәзер кызлар чәч үстерми",-дип юкка гына әйтәбез...

Районда яшьләр өчен төрле чаралар еш уза. Ә менә чираттагысы аеруча кызыклы. Районда беренче тапкыр узган "Озын толым" бәйгесенең 6 апрельдә узган сайлап алу турында район мәктәпләренең 7-11 сыйныфларында белем алучы 17 кыз катнашты. Берсеннән-берсе чибәр, озын толымлы кызлар үзләренең һәрьяклап осталыкларын күрсәттеләр. "Хәзер кызлар чәч үстерми",-дип юкка гына әйтәбез икән, ләбаса. Озын толымнарын төрлечә үргән кызлар сәхнәдә генә түгел, Аграр көллиятнең актлар залында да шактый иде. Бәйгедә катнашучылар санаулы минутлар эчендә иптәш кызларына прическа да ясадылар, жюри әгъзаларының сорауларына да җавап бирделәр. 17 кыз арасынннан 9ы икенче турга уздылар. Бәйгенең бу өлеше 27 апрельдә район мәдәният йортында узачак. Регина Хисмәтуллина (Каратун), Ләйсән Салаватуллина, Динара Шиһабиева (Апас), Сөмбелә Мингазиева (Йомралы), Диана Хәйруллина ("Сәләт"), Ралина Мәрдәнова (Азбаба), Әдилә Нәбиуллина (Борнаш), Раилә Вафина (Чирмешән) (рәсемдә) һәм Гөлнара Фәтхетдинова (Биеш) район тамашачысы алдында да сынатмаслар, татар хатын-кызларына хас булган милли төсмерләр тагын да күбрәк чагылыр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: длинная коса