Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Кече Болгаерда шатлыклы вакыйга

Кече Болгаер мәдәният йорты капиталь төзекләндерүдән соң кулланылышка тапшырылды.

(27 декабрь, “Апастово-информ”).


100 урынга исәпләнгән мәдәният йорты китапханә һәм музейны да үз эченә алган.
Мәдәният йортын яңарту хакындагы мөрәҗәгать халык җыеннарында яңгыраган иде. Кече Болгаерлылар өчен шатлыклы мизгелләр якынлашты.
“Март аенда башланып киткән төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Биредә бар да яңа. Бинабыз эчтән дә, тыштан да танымаслык булып үзгәрде. Мәдәният өлкәсендә 34 ел эшлим. Минем өчен бу озак еллар көткән шатлык. Бик истәлекле, бик матур көнебез”, - диде мәдәният йорты мөдире Хәлимә Айнуллина.
Бина җылы, якты, иркен. Шул ук вакытта яңа җиһазлар белән дә баетылган. Барлыгы 12 467,22 мең сумлык эш башкарылган.
Капиталь төзекләндерүдән соң, бинаны ачу тантанасында район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм күп кенә мәртәбәле кунаклар, депутатлар катнашты.
“Хөрмәтле райондашлар, сезне яңартылган бина ачылу белән котлыйм. Бу бинада күңелле бәйрәмнәр, мәҗлесләр үткәрергә язсын. Мәдәният йортының ишекләре һәрчак ачык булсын, ул халык өчен хезмәт итсен. Безгә шундый мөмкинлек тудырган Рәсәй Федерациясе Президенты Владимир Путинга, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Районда төрле социаль программалар эшли. Әлеге мәдәният йорты да дәүләт программсы нигезендә эшләнде”, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм Яңа ел белән тәбрик итеп, киләчәктә зур уңышлар теләде, хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, бердәмлеккә өндәде.
Район башлыгы төзелеш эәләрен алып баручыларга Рәхмәт хзатлары да тапшырды. Шундый Рәхмәт хатына «ТеплоЭнергоЦентр”ның участок җитәкчесе Әмир Гыйсмәтуллин лаек булды.
Кече Болгаерлыларның шатлыгын Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин да бүлеште.
“Иске елга нәтиҗәләр ясаганда, күркәм эшләр белән танышасы бик рәхәт. Сезнең белән мин дә шатланам. Шундый матур, күркәм бина ачтык. Ил башлыгы Владимир Путин һәм Республика җитәкчелеге авылларга зур игътибар бирә. Биредә яшәүчеләргә уңайлы тормыш шартлары булдыру өчен күп эшләр башкарыла. Биредә дустанә, матур чараларда катнашып, күтәренке кәефтә өегезгә кайтыгыз. Район җитәкчесенә, төзүчеләргә зур рәхмәт. Районда тагын да зуррак биналар калкып чыксын өчен без дә тырышлыгыбызны кызганмабыз. Федераль, республикакүләм программалар, проектлар киләчәктә дә гамәлгә ашачак”, - диде Максим Топилин.
Тантанада Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, милләтләр эшләре буенча беренче урынбасар Илдар Гыйльметдинов та катнашты һәм якташларының нәтиҗәле эшләренә сөенечен белдерде.
“Мин бу мәдәният йортының ачылышына бигрәк тә шат. Күрше авылларда гына яшәгәч, ул миңа яшьлегемне хәтерләтә. Күп кенә Федераль программалар эшли. Әгәр дә авылда шундый матур клублар, медицина учаклары, мәктәпләр төземәсәк, без яшьләрне авылда калдыра алмыйбыз. Әлеге юнәлештә башкарасы эшләр күп. Хезмәт урыннары булдыру, җитештерү мәсьәләләрендә эшләү – безнең бурычыбыз. Мәдәният йортында матур итеп ял итегез, тыныч тормышта рәхәтен дә күрегез. Хәрби операциядә булган егетләребез дә исән-сау әйләнеп кайтсыннар”, - диде Илдар Гыйльметдинов.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, “Апас” якташлык җәмгыяте президенты Марат Нуриев та мәдәният йорты ачу тантанасының шаһиты булды.
“Апас районында бүген шундый матур бәйрәм. Бер көндә күпме бина үз ишекләрен ача. Еллык эшнең нәтиҗәсен, халык өчен башкарылган хезмәтләрне күрәбез. Киләчәккә кабул ителгән бюджетта да социаль юнәлеш беренче урында тора. Эшләр дәвам итәчәк. Барыгызга да Яңа еллар яңа шатлыклар алып килсен. Мәдәният учагына килегез, биегез, җырлагыз, үткәннәрне искә алыгыз, матур китаплар укыгыз”,- диде Марат Нуриев.
Дәрәҗәле кунаклар арасында Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов та бар иде. Ул районда мәдәният өлкәсенә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте, район җитәкчелегенә, мәдәният хезмәткәрләренә, төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
“Кече Болгаер авылында шундый матур, заманча мәдәният йорты ачабыз. Тормыш алга бара, Илебез, Республикабыз үсә. Быел гына республикада 40тан артык клуб ачабыз. Алар барысы да авыл халкы өчен эшләнелә. Бу Илебез җитәкчесе Владимир Путин алып барган сәясәтнең нәтиҗәсе. Республика күп кенә Федераль программаларда катнаша. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов аеруча да безнең мәдәният өлкәсен күз алдында тота. Бүген төзекләндерүдән соң сафка баскан матур бина да республика программасы нигезендә эшләнде”, - диде Ленар Хәкимҗанов.
Авыл халкы да сөенечен яшермәде. Биредә эшләп килүче бию һәм “Оста куллар” түгәрәгенә тагын да теләбрәк йөрергә сүз бирде.

“Яңа ел алдыннан, 50 елдан соң, яңа күлмәк киеп, көязләнеп, үзгәреп мәдәният учагыбыз үз ишекләрен ачты. Ил, Республика, район җитәкчеләренә авылдашлар исеменнән зур рәхмәт. 1973нче елда, мин кечкенә вакытта ачылган бина иде. Ул вакытта мин 3нче класста укыдым. 1980 елда кулыма аттестат алгач, әлеге мәдәният йортының җитәкчесе булдым. 7 ел эшләү дәвере күңелемдә зур истәлек булып калды. Бүгенге көндә бинабызның үзгәреш кичерүе тагын да зур шатлык. Матурлыкны күреп, бәяләп, эшләребез белән рәхмәт әйтеп яшәсәк иде”, - диде Ләлә апа Фәйзуллина. Ул балалар бакчасы төзелеше, такыр юллар һәм тудырылган барлык уңайлыклар өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Мәдәният йортын ачу барышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов, “Ак Барс банк” идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев