Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

“Нур” хуҗалыгында хезмәтне сөеп башкаручы, намуслы, чын “җир уллары” эшли

Аларны туган ягына, аның иркен басу-кырларына булган мәхәббәт берләштерә

(3 май, “Апастово-информ”).



Тракторчы Вәкил абый Туктагулов үзенең “тимер аты” белән тагылмалы чәчкечне кыр буйлап йөртеп, төп чәчү эшен башкара.
- 32 ел буе биредә хезмәт итәм. Һәр язны сагынып көтеп алам. Быел ул бераз соңласа да, бик матур килде. Уңышлы ел булыр, - дип ышана тракторчы. Вәкил абыйның хезмәтен район җитәкчелеге дә югары бәйли. Ул ел саен диярлек Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә, кыр премияләренә ия була.
Радик абый Хаҗиәкбәров исә вакытлыча гына эшли.
- Икмәк үстерү авыл кешесенең бурычы ул. Шуңа да чәчү вакытында ярдәм итәсем килә, - ди ул. Радик абый буразналардан күзен дә алмыйча орлыкларның җир куенына төшүен күзәтеп бара. Шул вакытта чәчкечнең төзеклеген дә игътибарда тота.
Хуҗалыкта язгы культуралар белән беррәттән люцерна да чәчелә. Бу эш 40 елга якын биредә эшләүче тәҗрибәле тракторчы Рафаэль абый Хәсәновка йөкләнгән.
- Аллага шөкер, эшләр бик җайлы бара. Былтыр “Быстрица” дигән махсус заманча чәчкеч алып кайттылар. Аның белән эшлисе тагын да җайлы. Тракторым да заманча, ышанычлы, - дип сөенә Рафаэль абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев