Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Район башлыгы Буа картлар йортында тәрбияләнүче апаслыларны бәйрәм белән тәбрикләде

Өлкәннәр көне һәм өлкәннәр декадасы уңаеннан район башлыгы Равил Хисаметдинов Буа картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүче өлкәннәр янында булды. Район башлыгы биредә тәрбияләнүче өлкәннәребез белән якыннан аралашып, бәйрәм белән тәбрикләде, күчтәнәчләр тапшырды.

Буа картлар йортында бүгенге көндә 14 районашыбыз тәрбияләнә. Гомер көзләрендә үзләренә язган язмыш сукмагыннан атлаучы өлкәннәребез район җитәкчелеге тарафыннан күрсәтелгән кадер-хөрмәткә сөенеп яшиләр. Бу юлы да алар район җитәкчелеген шатланып каршы алдылар. Олы рәхмәтләрен, изге теләкләрен юллап озатып калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев