Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Сергей Листратов: “Яу кырында дусларыңны югалту йөрәкне яралый”

Ватанын сакларга карар кылган ир-атка берни дә киртә була алмый икән. Махсус хәрби операциядә “Лис” позывное алган кыю райондашыбыз шулай дип саный.

“Ил сагында тору - намус эше”
- Район хәрби комиссариатына өч тапкыр бардым. Барган саен каршы килделәр. Балигъ булмаган өч балаң бар, янәсе. Команда юк, ярамый диделәр. Өченче баруымда гына теләгемә ирештем. Мобилизация тәмамланды дисәләр дә, повестка алып, үз ирегем белән юлга кузгалдым, - дип сүзен башлады Сергей.
Табар Черкене авылыннан Сергей Листратовка 37 яшь. Гаиләле. Берсеннән-берсе кечкенә ике кызы, бер улы бар. Олысына 13 яшь булса, төпчегенә әле 4 яшь кенә. Шуңа да карамастан, махсус хәрби операциядә алгы сафларда булып, ил тынычлыгы өчен көрәшүне намус эше дип караган.
-Илгә килгән борчу бит. Ничек дип тыныч күңел белән өйдә ятасың. Гаиләдән аерылып китү бик кыен булды әлбәттә, бик борчылдылар. Ничек тә булса аларны тынычландырырга тырыштым. Үз теләгем белән киткәнемә бер генә дә үкенмим. Хәзер инде бабайларыбызның ничек көрәшкәнен дә, дары исе нинди булуын да яхшы беләм. Барысы да әйбәт булыр. Илгә, һичшиксез, җиңү белән кайтырбыз, - дип кистереп әйтә батыр райондашыбыз.

Авылда, хезмәт белән чыныгып үскән егет бит ул
Табар Черкене мәктәбен тәмамлагач, Казан Дәүләт университеты каршындагы Экология көллиятенә укырга керә. Ел ярым белем алганнан соң, армия сафларына чакырыла. Ике ел хезмәт итә. Кайткач өч ел дәвамында Казанда эчке эшләр бүлегендә кинолог булып эшли. Әмма, үз эшен булдыру теләге көчлерәк була.
-Эштән беркайчан да куркып тормадым. Төрле юнәлештә хезмәт иттем. Шабаш белән йортлар салып та йөрдем, алып-сату эшләре белән дә шөгыльләндем. Аннан соң шәхси эшемне булдырып, агач эшкәртү цехын ачып җибәрдем. Туганым белән мебельләр ясый башладым. Әмма бу вакыйгалардан соң, эшемне вакытлыча туктатырга туры килде, - ди ул үзе.

Яу кырында якташларыңны югалту - иң куркынычы
Сергей Листратов хәрби операциягә озатылгач ук алгы сызыкка эләгә. Татарстан ир-егетләреннән торган 1231нче полк белән Авдеевка җирләренә җибәрелә. Әлеге полк Авдеевкада барган көчле бәрелешләрдә катнаша. Сергей аның иң кайнар районы “Промка”да эвакуация буенча бүлек командиры булып хезмәт итә. Алар яу кырыннан һәлак булучыларны, каты җәрәхәт алучыларны эвакуацияләү эшендә булалар. Көчле шартлаулар вакытында үзенең күзенә дә зыян килә.
- “Йөк 200” һәм “Йөк 300”леләр дә безнең кулыбыз аша үтте. Аларны яу кырыннан алып чыгып, һәрберсен тиешле урыннарга озатып тордык. Яу кырында якташларыңны югалтудан да кыенрагы юк икән. Бик куркыныч, билгеле. Баш өстендә бертуктаусыз снарядлар оча. Шул вакытта үземнең күземә дә кыйпылчык керде. Капиллярлар шартлап, күземә сыеклык җыелды. Бик озак нужардым. Петербургта госпитальдә дә яттым. Аллага шөкер, табиблар операция ясап, күземне саклап калдылар. Реабилитация узгач, кире иптәшләрем янына киттем. Әмма безнең полк ул вакытта таралган иде инде, үземне Горловка шәһәренә юлладылар. Анда хәзер огнеметчик булып хезмәт итәм, дошман техникасын юк итеп, үзебезнең пехотага юл ачып торабыз, - дип сөйли Сергей.

Туган яктан килгән сәлам - иң кадерлесе
Райондашыбыз бүгенге көндә туган авылында, кыска вакытлы ялда ул. Бер көнен дә бушка уздырмаска тырыша. Туганнары, иптәшләре белән очраша. Хатлар юллаган Апас һәм Каратун мәктәбе укучылары янында булып, барлык хәрбиләр исеменнән рәхмәтләрен дә җиткергән. Район җитәкчелегенә, Апас халкына да рәхмәтле булуын яшерми.
-Чит җирләрдә туган яктан сәлам алуы - иң күңеллеседер. Район башлыгы Айрат Җиһаншинга хөрмәтебез һәм рәхмәтебез чиксез. Җитәкчелек исеменнән дә, халыктан җыелган гуманитар ярдәмне дә вакытын кызганмыйча, бернидән курыкмыйча, үзе алып килеп тапшыра. Мәктәп укучылары да еш кына сәлам хатлары юллыйлар. Алары аеруча күңелгә якын. Ул хатларны укып сөенәбез дә, туган якны сагынып моңсуланып та куябыз, - ди Сергей.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев