Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Шамил Гафаров: “Мине үстергән, аякка бастырган өчен Апас халкына бик зур рәхмәт әйтәсем килә“

9 декабрьдә район мәдәният йортында Апас муниципаль район Советының дүртенче чакырылыш чираттагы утырышы узды.

(9 декабрь, “Апастово-информ“).


Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, район башлыгы Равил Хисаметдинов һәм “Ак Барс“ банк идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев, Казан Федераль университетының беренче проректоры Рияз Минзарипов, Татарстан Республикасы Президент аппараты хезмәткәрләре, район прокуроры, район суды рәисе, җитәкчеләр катнашты.

Көн тәртибенә төп мәсьәлә булып 2021нче һәм планлаштырылган 2022-2023нче еллар чорына Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы бюджетын карау куелган иде.

“Шушы районда үстем. Шушы район тузанын туздырып, урамнарында уйнап аякка бастым. Зур кеше булу өчен шушы җирдә үсәргә, Апас сөтен эчәргә кирәк иде. Залда утыручы кешеләрнең күбесе хәтердә. Әрләгән вакытларыгыз да, мактаган чакларыгыз да булгандыр. Апас мәктәбен тәмамлап, армия сафларында хезмәт итеп, башкалада укып, бүгенге көндә җитәкчелектә эшлим. Мине үстергән, аякка бастырган өчен Апас халкына бик зур рәхмәт әйтәсем килә“, – диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров. Ул шулай ук катлаулы ел булуга карамастан, республикада төрле программалар эшләп килүен, Апас районының да аларда актив катнашуын билгеләп үтте. Апас районы бюджетының 100 процентка үтәлешенә басым ясады. Төзелеш эшләренең киң күләмдә баруын ассызыклады.

Район башлыгы Равил Хисаметдинов районда башкарылган эшләр өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешү өчен бердәм һәм бергә булып хезмәт итәргә чакырды.

Утырыш тантаналы шартларда тәмамланды. Алдынгы хезмәткәрләргә дәрәҗәле исемнәр, Мактау Грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев