Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

“Йолдыз” укучылар тавыклы да булды

2021 елның беренче яртыеллыгы өчен “Йолдыз“(“Звезда“) газеталарына язылу чорында күп кенә акцияләр, очрашулар, бәйгеләр уза.

(17 ноябрь, “Апастово-информ“).


Язылу чорында вәгъдә ителгән бүләкләр, отышлар да ияләрен таба бара.

Октябрь аенда ташламалы бәядән язылучылар арасында кош-кортлар уйнатырга вәгъдә биргән идек. Ләкин, тирә-якта кош гриппы очраклары ачыклану сәбәпле, үрдәкләр уйната алмадык. Иганәчеләр отышка куелган тавыкларның сау-сәламәт булуларын белешмәлекләр белән раслады. “Языл һәм кош-кортлы бул” акциясендә райондашлар теләп катнашты. Редакциягә 194 квитанция килде. Лотереяны туры эфир барышында уйнаттык. Гадәттәгечә, һәрбер бүләкне өйләренә барып тапшырдык. Газета укучыларны отышлары белән тәбрикләп, “Йолдыз” турында фикерләрен дә тыңлап кайттык.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев