Реклама
Көн кадагында Газеты
Зарымны сөйлим әле...
22 июньдә район прокуроры Ришат Шакиров Апас районының кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Луиза Сафина белән берлектә гражданнарның Конституцион хокукларын һәм ирекләрен бозуга кагылышлы сораулар буенча гражданнарны кабул итте.
Бу көнне 11 райондашыбыз үзен борчыган соравын җиткерде. Алар арасында 6 кеше торак мәсьәләсенә кагылышлы, 2 кеше социаль сорау белән мөрәҗәгать итте. Шулай ук көнкүреш проблемалары, конституцион хокуклар буенча да килүчеләр бар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев