100 яшьлек Хәйретдин бабай кунаклар каршы алды
Район башлыгы Айрат Җиһаншин, урынбасары Ленар Хантимиров Үтәмеш авылында гомер итүче йөзяшәрне өлкәннәр көне белән котладылар.
(3 нче октябрь, “Апастово-информ”).
Хәйретдин бабай Сәлахов кунакларны матур итеп каршы алды. Район башлыгы белән район яңалыклары, урып-җыю эшләренең ничек баруы турында озак сөйләшеп утырдылар. Айрат Җиһаншин Татарстан Республикасы Рәисе һәм үзе исеменнән күчтәнәчләр тапшырды.
“Сез безнең өчен хөрмәткә лаек аксакал. Барлык райондашлар исеменнән өлкәннәр көне белән котлап, хезмәтегез, азатлык яулауда катнашканыгыз өчен олы рәхмәтебезне ирештерәм. Сызланмыйча, сәламәтлектә, кадер-хөрмәттә яшәгез. Бөек Җиңүнең 80 еллыгын да бергә каршыларга язсын”, - диде район башлыгы.
Утны-суны кичкән, район үсешенә хезмәте белән катнашкан Хәйретдин бабай җитәкчеләргә рәхмәтләрен ирештерде.
“Без өлкәннәр һәрвакыт күз уңында. Өйләребез якты, җылы. Пенсияне вакытында биреп торалар. Балалар кадерлиләр. Өлкәннәр ункөнлеге уздыру үзе бик зур мәгънәне аңлата. Барлык өлкән буынны мин дә котлыйм. Бәхетле картлык кичерсеннәр”, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев