50 ел бергә яшәү – бөек хезмәт бит ул!
Гомер көзләренә парлап атлап керү өчен - сабырлык та, акыл да, тырышлык та кирәк. Багыш авылыннан Мисбаховлар гаиләсе дә озак еллар бергә яшәүне зур хезмәт дип бәяли.
Мин килгәндә Зөфәр абый белән Асия апа илә намазына басканнар иде. Башта төпчек уллары Илнар белән сөйләшеп утырдык. Баласы белән кунакка кайтканнар. Озакламый Асия апа килеп керде.
-Икебез дә шушы авылда туып-үстек, белем алдык. Урамнарыбыз да янәшәдә генә. Өч ел очрашып йөргәннән соң, гаилә кордык. Әти-әнием дә озын гомерле булдылар. Аларны тәрбияләп соңгы юлга озаттым. Кайнана белән 24 ел яшәдек. Төрле чаклар булды. Өйдәгесен тышка чыгарып, чәчеп йөрмәдек. Рәхмәт кайнанама - балаларымны ике айлык вакыттан ук алып калды. Үзем һаман эштә булдым, - дип сөйли башлады Асия апа.
Асия апа тирә-якта дан тоткан оста тегүче булган. Башта Буа шәһәренең ательесында, тормышка чыккач, Чирмешән авылының тегүчелек цехында халыкка хезмәт күрсәткән. Ул теккән күлмәкләрне ерак авыллардан да килеп алганнар, мактый-мактый кигәннәр.
- Тумыштан килгән сәләттер инде. Кечкенәдән тегәргә яраттым. 6нчы сыйныфта укыганда ук әнинең сандыгыннан ситсасын алып, энемә күлмәк тегеп куйдым. Әй, шул чагында әниемнән эләкте инде. Шуннан бирле иң яраткан шөгылем - тегүчелек булды. Буада эшләгәндә сәләтемне күреп алып, Казанга кисүчегә укырга җибәрделәр. Аннан кайтып, гаилә коргач Чирмешән авылында эшләдем. Көнгә икешәр күлмәк тегә идем. Аннан соң җиде ел тире цехында, ун ел кибеттә эшләп лаеклы ялга чыктым, - ди хуҗабикә.
Зөфәр абый әнисе белән генә үсә. Әтисе белән әнисенең юллары күптән аерылган була. Тормыш итүләре җиңел булмый, билгеле. Зөфәр абый Апас һөнәр училищесында тракторчы һөнәрен үзләштерә. Авылга кайтып озак еллар туган колхозында хезмәт куя.
-20 елга якын чөгендер чәчүдә булдым. Үзем чәчтем дә, үзем эшкәрттем дә, үзем алдым да. Тракторда да, комбайнда да эшләдем. Заманалар авыр иде. Техникалар иске, таушалган. Шундый техникаларның берсендә тирән чокырга төшеп китеп, үлемнән дә калдым. Асия апагыз, карап, тәрбияләп, аякка бастырды. Уңган, алтын куллы, тырыш хатын булды ул, һәрчак аңлап яшәде. Авыл клубы һәм мәктәбендә кочегар булып та хезмәт иттем, аннары өч ел фермада каравылда да тордым әле. Эшләмәгән эшем калмады. Хезмәт стажым барлыгы - 35 ел, - ди Зөфәр абый.
Мисбаховлар өч кыз, бер ир бала тәрияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә аларның тормышларына куанып, оныклар сөеп гомер итәләр. Биш вакыт намазларын да калдырмыйлар алар. Бакча тутырып яшелчәсен дә үстерәләр, кош-кортын да асрыйлар. Олы кызлары әнисенең һөнәрен сайлаган - тегүчелек эшендә, икенче кызлары укытучы, өченчесе - медицина өлкәсенә хезмәт итә, төпчек уллары инженер.
-Балалар белән көнгә икешәр-өчешәр мәртәбә сөйләшеп торабыз. Аллага шөкер, инсафлы, тәртипле, эшчән булып үстеләр. Бәхет өчен тагын ни кирәк, - диләр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев