“АгроАктив” хуҗалыгы авылдашлары өчен ифтар ашы уздырды
Тырыш хуҗалык җитәкчеләре изге гамәлләре белән дә ихтирам яулый.
(28 март, “Апастово-информ”).
“АгроАктив” районда үрнәк хуҗалык булып тора. Хуҗалык узган елда урып-җыю эшләрен оешкан төстә башкарып чыгып, югары нәтиҗәләргә иреште. “АгроАктив” технологиясе, басуларының торышы буенча да алга киткән хуҗалык. Алар ел саен диярлек яңа техникалар булдыра, хезмәт кешесенә хөрмәт белән карый, изге гамәлләре белән ихтирам яулый.
Хуҗалык җитәкчеләре динебезне дә хөрмәт итеп яши. Ел саен авылдашлар өчен ифтар, корбан ашлары уздыра. Быел да “АгроАктив” хуҗалыгы җитәкчелеге мул табыннар корып, авылдашларны изге ифтар ашына чакырды. Биредә Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин катнашты. Сый-нигъмәттән сыгылып торган табын артында мәҗлес кунагы Ильяс хәзрәт гаилә, үзара мөнәсәбәтләр, Аллаһка якынаю турында вәгазьләр сөйләп, күңелләрне рухландырды.
Район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ринат Гыйлфанов «АгроАктив” хуҗалыгының нәтиҗәле эшчәнлеген билгеләп үтеп, район җитәкчелеге исеменнән авылдашларны Изге Рамазан ае белән тәбрик итте.
Һәркем хуҗалык җитәкчеләренә рәхмәтләрен ирештерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев